Бөгелмә авазы

Икътисади кризис: кече һәм урта эшкуарлар ничек яши?

2015 ел Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен шактый катлаулы булган. Үз сәүдә челтәләре булган малтабарлар клиентларының 50 процентка кадәрен (!) югалткан.

Узган ел кече һәм урта бизнес өчен шактый начар сюрпризлар әзерләгән иде. Нефтькә бәя төшү фонында валютага бәя арту алар үсешенә тискәре йогынты ясады. Агымдагы ел исә тагын да катлаулырак булачак, дип ассызыклый белгечләр. Татарстан эшкуарлары 2016 елга нинди уй-фикерләр белән кергән, үз алларына нинди бурыч-максатлар куйган? Бу турыда "РБК-Татарстан" сайты уздырган түгәрәк өстәлдә фикер алыштылар.
Чәчәкләр "арткы план"га күчә
"Букет столицы" сәүдә челтәре хуҗасы Евгений Сеньковский сүзләренә караганда, 2015 ел чәчәк бизнесы өчен шактый катлаулы булган.
- Без үзебездә сатыла торган чәчәкләрнең 90-95 процентын чит илдән кертәбез. Чәчәк ташу белән шөгыльләнә торган транспорт компанияләре дә валюта белән эшли. Шул рәвешле, без валюта курсына турыдан-туры бәйләнгән, - дип ассызыклады эшкуар.
Өстәвенә, узган ел Татарстан халкында чәчәкләргә ихтыяҗ югалган. Дөресрәк итеп әйткәндә, алар чәчәккә акча "әрәм итми" башлаган. Бу аңлашыла да, чөнки узган елда халыкның сатып алу мөмкинлеге сизелерлек кимеде. Ә чәчәк азык-төлек түгел инде. Шуңа күрә алар бу матурлыктан җиңел генә баш тарта.
- 2015 елның шактый катлаулы булуына карамастан, без 12 яңа объект ачтык. Кызганыч, аларның берсе дә без көткән нәтиҗәне бирмәде. Бизнес күрсәткечләре якынча 30 процентка төште, - дип дәвам итте сүзен Евгений Сеньковский.
Шулай булуга да карамастан, эшкуар кул кушырып утырырга җыенмый. Бу начар тенденциянең уңай ягы да бар, ди ул.
- Билгеле булганча, катлаулы икътисади шартларда чәчәк базары бушый. Көчсез "уенчылар" бизнеслары белән хушлашырга мәҗбүри була. Бу исә үз эшчәнлеген аеруча уңышлы җәелдергән малтабарлар өчен менә дигән мөмкинлек, - дип саный эшмәкәр.
Сатып алучылар саны 46 процентка кимегән
Аның белән "Фейерверк Казан" компаниясе генераль директоры, пиротехника һәм сувенир эшләнмәләр белән сату итүче "ХороShow" кибетләре хуҗасы Рәсүл Садриев тә килешә. Эшкуар сүзләренә караганда, республикадагы катлаулы вәзгыять базарны бушатырга ярдәм итә.
- Без пиротехниканы тулысынча Кытайдан кертәбез. Соңгы тапкыр салютларны доллар 55 сум чагында сатып алган идек. Бу безнең чыгымнарны 60 процентка (!) арттырды. Нәтиҗәдә, клиентлар өчен дә салют бәяләрен 60 процентка арттырырга туры килде. Әлбәттә, бу карарны без күктән алып кабул итмәдек. Статистикадан күренгәнчә, сатып алучыларыбызның 16 проценты товарны теләсә-кайсы очракта һәм теләсә-нинди бәядән сатып алачак. Клиентларның 24 проценты исә кибетләребезгә безнең турыда белеп, ишетеп килә. Шунысы бар: алар пиротехниканы бары тик акцияләр вакытында гына сатып ала. Шуңа күрә без халыкны ел әйләнәсе төрле ташламалар белән кызыктырырга тырыштык, - дип уртаклашты Рәсүл Садриев.
Нәтиҗәдә, 2015 елда эшкуарның еллык кереме 2-3 процентка арткан. Ә менә сатып алучылар санының 46 процентка (!) кимегәнлеге билгеле.
Рәсүл Садриев сүзләренә караганда, узган ел алар сувенирлар белән сату итүгә шулай ук зур игътибар биргән. Бу аңлашыла да, чөнки соңгы вакытта Казан туристлар җәлеп итүне аеруча мөһим максатлар рәтенә куя.
- Без бу тармакка зур өметләр баглыйбыз. Шунысы сөендерә, элегрәк сувенир продукциясе бары тик Казан үзәгендә урнашкан кибетләрдә генә күпләп сатылса, соңгы елда шәһәрнең башка районнарында урнашкан кибетләребезгә дә туристлар күпләп керә башлады. Миңа калса, бу бик уңай күрсәткеч, - ди малтабар.
Татарстан җитештерүчеләре белән эшләп булмый
Әлбәттә, малтабарларны тыңлагач, шундый сорау туа: ни өчен алар чит ил товарларыннан баш тартып, үзебезнең җитештерүчеләр белән эшләми икән? Эшкуарларның җаваплары исә әзер: үзебездә җитештерелә торган продукциянең сыйфаты да, эш алымнары да аларны канәгатьләндерми.
- Дөресен әйтим: без Татарстан җитештерүчеләре белән эшләп карадык. Бер генә мисал китерәм: теплицага барып, билгеле бер күләм һәм төстәге роза чәчәкләре сатып алырга теләвебез турында әйттек. Без бу заказ өчен акчаны тулысынча күчердек. Кызганыч, безне документта күрсәтелгәнчә итеп чәчәк белән тәэмин итүче булмады. "Бездә кызыл розалар юк, яшелләрен һәм сарыларын алыгыз" кебек тәкъдимнәр яңгырады. Без шуны аңладык: алар без биргән заказларны җиренә җиткереп үтәячәкләре турында тулы гарантия бирә алмый, - дип аңлатты Евгений Сеньковский.
Өстәвенә, үзебездә җитештерелә торган чәчәкләрнең ассортименты да тиешле дәрәҗәдә түгел. Шунысы мөһим: бу Татарстан гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләре өчен дә хас күренеш икән.
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстан җитештерүчеләренең эшчәнлеген өйрәнү, аларның эшкуарлар белән эшләвен тәэмин итү буенча эшчәнлек бара. Тиздән бу тиешле нәтиҗәләргә китерәчәк, дип ышандыра белгеч.

 


Рәмзия ЗАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: