Бөгелмә авазы

Игътибар! Татарстанда күпер җимерелә башлаган: трассаны яптылар

Кичә 25 февральдә, Казан-Оренбург юлының 173 нче чакрымында - Ленино авылындагы Шушма елгасы аша салынган күперне яптылар. Биредә күпернең яр буе нигез ныгытмасы җимерелә башлаган. Шуның аркасында күпердә ярыклар барлыкка килгән, транспорт белән йөрү куркынычка әйләнгән. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында: "25 февраль көнне 15:30 сәгатьтә федераль...

 

Кичә 25 февральдә, Казан-Оренбург юлының 173 нче чакрымында - Ленино авылындагы Шушма елгасы аша салынган күперне яптылар. Биредә күпернең яр буе нигез ныгытмасы җимерелә башлаган. Шуның аркасында күпердә ярыклар барлыкка килгән, транспорт белән йөрү куркынычка әйләнгән.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында: "25 февраль көнне 15:30 сәгатьтә федераль трассаның 173 чакрымында Ленино авылында урнашкан күпер ябылды. Сәбәбе: яр буендагы терәү җимерелә башлау", - дигән аңлатма бирелә.

Хәзер вакытлыча урау юл - Яңа Чишмә аша йөрергә туры киләчәк. Урау юлның озынлыгы 39 чакрым тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: