Бөгелмә авазы

Игътибар: конкурс

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил, "Татмедиа" мәгълүмат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы белән берлектә, 2015 елның сентябрь - декабрь айларында "Кеше хокукы: ОБЪЕКТИВ фикер" дигән темага Татарстан Республикасында урнашкан һәм дәүләт аккредитациясе булган югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында фото һәм видео эшләр бәйгесе уздыра. Бәйге Татарстан Республикасында...

Бәйгенең төп максаты - замана яшьләрендә шәхескә хөрмәт, хокукый җәмгыятьнең кыйммәтләрен һәм идеалларын яклауга һәм саклап калуга омтылыш тәрбияләү, актив гражданлык позициясе формалаштыру.
Бәйге өч номинациядә үткәрелә: анимацион ролик / видеоролик; фоторәсем / график сурәт; Instagram социаль челтәреннән файдаланучылар өчен номинация (1 этап).
Эшләргә таләпләр гади: бәйгегә җибәрелгән эш хокук саклау темасына туры килергә тиеш.
"Анимацион ролик / видеоролик" һәм "Фоторәсем / график сурәт" номинацияләрендә бәйге ике этапта үткәрелә:
1 нче этапта (14.09.2015 - 13.11.2015) эшләр бәйге таләпләре буенча үз югары уку йортларында сайлап алына.
2 нче этапта (16.11.2015 - 04.12.2015) жюри тәкъдим ителгән эшләрдән иң яхшыларын сайлап алачак.
Instagramнан файдаланучыларга бәйге эшен, үз фотоларын @tat.ombudsman дип билгеләп урнаштырырга кирәк.
Гаризалар 14 сентябрьдән 23 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
 
Игътибар! Бәйгедә катнашу өчен Вәкил сайтында урнаштырылган гаризаны тутырырга һәм аны, бәйге эше белән бергә, беренче ике номинациядә катнашу өчен - югары уку йортына, ә Instagramнан файдаланучылар tat.ombudsman@yandex.ru. почтасына җибәрергә тиеш.
Студентлар һәм аспирантлар, сездән эшләр көтәбез!
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: