Бөгелмә авазы

Игътибар: иртәгә “Син бит минем бергенәм!” бәйгесенең конкурсантлары өчен тавыш бирү старт ала

Иртәгә "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Син бит минем бергенәм!" бәйгесендә катнашучыларга тавыш бирү старт ала. Ул баш биттә, уң як баганада эленеп торачак! 12 февральдә тавыш бирү төгәлләнә: җиңүче парны игълан итәчәкбез. Әлбәттә инде, беренчелеккә чыгучы парны үзенчәлекле бүләк - спонсорыбыз "Аристократ" ресторанында 2 меңлек кичке аш көтә. Алай...

Иртәгә "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Син бит минем бергенәм!" бәйгесендә катнашучыларга тавыш бирү старт ала. Ул баш биттә, уң як баганада эленеп торачак! 12 февральдә тавыш бирү төгәлләнә: җиңүче парны игълан итәчәкбез.

Әлбәттә инде, беренчелеккә чыгучы парны үзенчәлекле бүләк - спонсорыбыз "Аристократ" ресторанында 2 меңлек кичке аш көтә. Алай гына да түгел, бәйрәм программасы бик күңелле узачак: сезне алып баручы, вокал, дискотека көтә, фотосессия өчен махсус урын да каралган.

Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр, соңга калмагыз, фотолар иртәгәгә кадәр генә кабул ителә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: