Бөгелмә авазы

Игътибар: белүчеләр юкмы?

Бөгелмә полицейскийлары кеше талаган хатын-кызны эзли.

20 июль көнне Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә 81 яшьлек әби мөрәҗәгать итә. Ул Просвиркин урамында үзенең муеныннан көпә-көндез бер хатын-кызның көмеш чылбырлы тәресен тартып алып качуын әйтә. Аңа 2 500 сумлык матди зыян килгән. Әлеге хәл буенча “Талау” дигән маддәгә нигезләп, җинаять эше кузгатылган.

Бу вакыйгага бәйле рәвештә ни дә булса белүче бар икән, полицейскийлар 8 (85594) 6-95-02, 02, 102 телефоннарының берәрсе аша хәбәр итүегезне үтенәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: