Көйсез һава торышы бер тәүлеккә сузыла, дип кисәтә синоптиклар. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык саклана, томан төшә. Күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төнге сәгатьләрдә җилнең тизлеге секундына 15-18 (Казанда иртән һәм көндез - 15-16) метрга җитеп көчәю ихтималы да бар.
Төнлә һәм иртән урыны белән буран булачак. Һава торышы бозылган вакытта олы юлга чыгудан тыелып тору кулайрак булыр.