Бөгелмә авазы

Игелек кылсаң – үзеңә

Бүген Татар мәдәният үзәгендә ветераннарның "Не стареют душой ветераны" дип аталган үзешчән сәнгать фестивале кысаларында "Шәфкатьлелек" ("Милосердие") фондының "Җиңү" счётына акча туплау өчен "Йөрәк хәтере" ("Память сердца") дип аталган хәйрия марафоны үтте.

Әлеге чарада хакимият, предприятие-оешма, мәгариф учреждениеләре вәкилләре белән берлектә, "Бөгелмә авазы" газетасы да катнашты.

Дошман белән аяусыз бәрелештә һәлак булганнар турында хатирәләрне саклау, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында ихлас кайгыртучанлык күрсәтү, аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, матди һәм медицина-социаль хезмәтләр юнәлешендә булышу - безнең барыбызның да изге бурычы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: