Бөгелмә авазы

“Идән астынннан” юньле аракы чыкмый

Быел Татарстанда суррогат алкоголь җитештерү белән шөгыльләнгән 10 "идән асты" цехы ачыкланган. Гомумән, республикабызда легаль булмаган спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сату юлы белән керем алырга омтылучылар үз ниятләрен тагын да киңрәк масштабларда тормышка ашыра башлаган. Былтыргы белән чагыштырганда кулга алынган контрафакт күләме 249 процентка арткан. Кагыйдә бозуларның - 7 процентка,...

Яңа елның дәвамлы ялларында Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе республикабыз халкын спиртлы эчемлекләрнең сыйфатына һәм аларның нинди күләмдә кулланылуына аеруча игътибарлы булырга киңәш итә. Кунакка үз шешәңне "кыстырып" бару гадәтен кертсәң дә комачауламас иде, ди алкоголь базарындагы вәзгыять белән яхшы таныш булган белгечләр. Зур сәүдә үзәкләрендә, лицензиясе һәм алкоголь сатуга рөхсәте булган сату нокталарындагы товарга гына чын-чынлап ышанырга була.
Заводтан яшереп алып чыккан алкоголь дип сатылган, 5 литрлы шешәләрдәге спиртлы сыекчалар исә кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудырырга мөмкин. Казахстан заводларында ясалып, Татарстанга легаль булмаган юл белән кертелгән алкоголь тәкъдим итүчеләрнең сүзләренә дә шик белән карарга кирәк. Бу ил территориясеннән яшерен кертелүче эчемлекләр шулай ук "идән астында" җитештерелгән.
Полиция хезмәткәрләре легаль булмаган алкогольне үзебездә җитештерү белән шөгыльләнүче һәм республикабыз территориясенә законсыз юл белән алып керүчеләргә каршы җитди көрәш алып бара. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарәсе җитәкчесе Ринат Акчурин хәбәр иткәнчә, узып барган елның 11 аенда министрлык вәкилләре тарафыннан Татарстанда алкоголь сату белән шөгыльләнгән 5 меңгә якын объект тикшерелгән. Шуның нәтиҗәсендә, 350 мең литрдан артык легаль булмаган продукция кулга алынган, шул исәптән 42 мең литрдан артыгы − Казахстан территориясеннән кертелгән продукция.
Дәүләт алкоголь инспекциясе сыйфатсыз эчемлекләр сату очракларын ачыклауда шулай ук җитди эш алып бара. Ведомство башлыгының урынбасары Рөстәм Арсланов сүзләренчә, сәүдә үзәкләрендә уздырылган 2400дән артык тикшерү нәтиҗәсендә билгеле булган хокук бозулар, узган ел белән чагыштырганда, 30 процентка артыграк.
Әмма легаль булмаган алкоголь әйләнешенә каршы алып барылган актив эшчәнлек тә бу юнәлештәге хокук бозуларга чик куя алмый. Нәтиҗәдә, дәүләт бюджетына салынган зыян күләме ел саен 2,5 миллиард сум күләмендә дип бәяләнә. "Татспиртпром" ширкәтенең мәгълүмати сәясәт буенча генераль директор урынбасары Ринат Билалов сүзләренчә, соңгы 7 елда гына да легаль алкоголь сату күләме ике тапкырга кимегән. Республикабызда сатылган спиртлы эчемлекләрнең 30 проценты контрафакт дигән мәгълүмат яңгыратылды.
Алкоголь базарындагы мондый вәзгыять халкыбызның сәламәтлегендә дә чагылыш тапмыйча калмый. Республикада составында спирт булган продукция корбаннары күбәя. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәеваәйтүенчә, соңгы 4 елда бу күрсәткеч 40 процентка үскән. Быел да бу санның кимүенә өметләнү урынсыз. Агымдагы елның өченче кварталында, узган елның шул вакыт аралыгы белән чагыштырганда, алкогольне чиктән тыш күп эчеп яки сыйфатсыз алкоголь белән агуланып җан бирүчеләр 11 процентка арткан.
Татарстанда ел саен "алкоголизм" диагнозы белән диспансерларда 1,7 меңләп кеше беренче тапкыр теркәлә һәм бүгенге көндә бу авыру белән исәптә 28 меңләп кеше тора. Шуларның 2 меңнән артыгына алкогольле психоз диагнозы кулган.
Яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлек кулланучылар саны арту бигрәк тә борчый. Быелның 11 аенда гына да 227 яшүсмерне исәпкә алганнар. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан 43 процентка артыграк. Татарстанда 4 яшүсмергә инде "алкоголизм" диагнозы куелган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: