Җиңүчеләр

Шушы көннәрдә редакциябезгә бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хөсәен ага Әбунәгыймов килеп, шатлыгы белән уртаклашты. Аның әле яңа гына "Победители" /"Җиңүчеләр"/ дип аталган китабы басылып чыккан икән. Өр-яңа китабының бер нөсхәсен ул газета редакциясенә дә бүләк итте. /рәсемдә/. "Хөсәен Гайсә улы Әбунәгыймов 1926 елның 15 июлендә Азнакай районы Әсәй...
Шушы көннәрдә редакциябезгә бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хөсәен ага Әбунәгыймов килеп, шатлыгы белән уртаклашты. Аның әле яңа гына "Победители" /"Җиңүчеләр"/ дип аталган китабы басылып чыккан икән. Өр-яңа китабының бер нөсхәсен ул газета редакциясенә дә бүләк итте. /рәсемдә/.
"Хөсәен Гайсә улы Әбунәгыймов 1926 елның 15 июлендә Азнакай районы Әсәй авылында дөньяга килгән. 7 еллык авыл мәктәбен тәмамлагач, колхозда төрле эшләрдә эшләгән.
Сугыш башлангач, 1943 елның июнендә 17 яшьлек егет үзе теләп фронтка китә. Кыска сроклы курслар узгач, аны Идел буе хәрби округындагы "БО-262" корабленә рулевой итеп билгелиләр. Шушы флотилия составына кергән башка корабльләр белән берлектә, ул да хәрби операцияләрдә катнаша. Каты бәрелешләрнең берсендә Хөсәен Әбунәгыймов каты яралана, госпитальләрдә ята. Алган яралары аңа тынгылык бирми, 1947 елда хәрби-диңгез госпиталендә ятканда аягына гангрена башлана. Врачлар: "Кисәргә!" - дигән катгый карар чыгара. Әмма егет үзендә мондый карарга каршы килә алырлык көч таба, яшь организм да авыруны җиңеп чыга ала. Туган якларына икенче төркем инвалид булып кайтып төшсә дә, үз аякларында кайта. Шуннан аның тыныч тормыштагы бай хезмәт биографиясе башлана", - дип яза китапның кереш сүзендә "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе вәкиле Радмил Зыятдинов.
Үз чиратында, газета редакциясе коллективы Хөсәен ага Әбунәгыймовны яңа китабы басылып чыгу һәм Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән тәбрик итә. Киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп кала.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 13:52Бөгелмә «Мин хәтерлим!» республика акциясенә кушылды Йөзләрчә мең кадак безнең хәтер һәм тарихтагы иң куркыныч сугыштан кайтмаган миллионлаган кешеләргә хөрмәт символы булды.1400
-
25 февраль 2021 - 12:22Волонтер Светлана Рагулина: “Бөгелмә урамнарындагы сукбай этләрнең бер көндә генә бетәсе юк” Узган елның 11 аенда 213 бөгелмәле төрле җәнлекләр һөҗүменә дучар булган. Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә нәкъ әнә шул сан теркәлгән. Һөҗүм иткәннәр арасында сукбай этләр дә, йорт хайваннары да бар.2700
-
25 февраль 2021 - 11:43АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонты на производственных объектах Плановые работы выполнялись в рамках комплексной программы технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта АО «Транснефть – Прикамье» с учетом требований охраны труда для обеспечения промышленной безопасности производственных объектов.2200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!3800
-
25 февраль 2021 - 10:38Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.5000
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
20 февраль 2021 - 11:50Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
19 февраль 2021 - 10:3417-нче февраль көнне 32 еллык тарихы булган ,,Ихлас,, халык фольклор ансамбленең үзешчән артистлары, җыр-моң яратучы дусларны hәм шәhәребез кунакларын ,,Аулак өй,, гә кунакка чакырды.
-
25 февраль 2021 - 11:14Бөгелмәлеләр - нәфис гимнастика буенча «Йолдызлык» беренчелеге җиңүчеләре һәм призерларыЯрышлар Әлмәт шәһәрендә оештырылды.5100
-
23 февраль 2021 - 11:24Алексей Песошин Татарстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады «Авыр сугыш елларында үзләренең патриотик һәм интернациональ бурычын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәт белдерәбез», - диде ТР Премьер-министры.27900
-
23 февраль 2021 - 18:22Татарстанда тагын көчле җил көтелә 24 февральдә төнлә һава шартларының начарлануы фаразлана.22000
-
23 февраль 2021 - 16:43Татарстан трассасында ике җиңел машина бәрелешеп, дүрт кеше һәлак булган Бүген иртән республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.18800
-
24 февраль 2021 - 12:33Бөгелмә М. Җәлил урамы буенча урнашкан сулык территориясен төзекләндерүгә 80 млн. сум акча алачак Татарстан конкурска 12 гариза биргән – проектлар онлайн-тавыш бирү юлы белән сайлап алынган.14400
-
23 февраль 2021 - 15:13Рөстәм Миңнеханов: Ватанны саклаучылар һәрвакыт иң кискен вакыйгалар үзәгендә була Президент Татарстанда хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм аңа яшьләрне әзерләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.14100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика