Бөгелмә авазы

“Җиңү язы килә туган илгә” бәйгесе

Бөгелмәләр Бөек Җиңүнең 70еллыгына һәм Әдәбият елына багышланган "Җиңү язы килә туган илгә" исемендәге нәфис сүз осталары бәйгесе үткәрде.

Шигырь бәйгесе үткән шимбәдә Татар мәдәният үзәгендә Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат мөгаллимнәре һәм укучылары көче белән әзерләнгән иде.


1 - 4 нче сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды:
I урынны - Миргалимова Адилә (14 нче прогимназия) һәм Миңнетдинова Самирә (Восточный авылы мәктәбе) бүлештеләр;
II урында - Гыйльманов Вилдан (5 нче мәктәп), Хәбибуллина Эльвина (12 нче мәктәп), Ярмөхәммәтова Алия (иске Исаково авылы мәктәбе);
III урында - Вәлиев Илһам (7 нче гимназия), Исламов Раил (Соколка мәктәбе) һәмМәкамбаева Фаина (1 нче мәктәп).

5 - 8 нче сыйныф укучылары арасында:
I урынны - Камаев Ринат (Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат) һәм Рамазанова Розалина (Карабаш 2 нче урта мәктәбе) яуладылар;
II урында - Галиева Регина белән Сәламова Исмегөл (икесе 11 нче мәктәп укучылары), Хисмәтова Таңсылу (Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат);
III урын - Галиәкбәрова Эльвина (2 нче лицей), Галиева Эльвина (Кодаш авылы мәктәбе) һәм Сабитова Лилиядә (3 нче мәктәп).

Өлкән сыйный укучылары арасында:
Курамшина Элина (Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат) җиңүче булды; II урынны Әхмәтҗанова Эльмира (Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе) яулады.

Руслан Җәләев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: