Бөгелмә авазы

Җиңү шулай яулана

Татарстан Республикасы Бөгелмә иреклеләр бүлеге, "Татарстанда бердәм хәрәкәт көннәре" акциясе кысаларында, 25 июль көнне балаларның "Салют" сәламәтләндерү һәм ял базасында 100 яшь спортчы өчен "Кавказ өчен бәрелеш" дигән темага Бөтенроссия тарихи яшьләр чарасы уздырдылар. Бу чара Бөек Ватан сугышының иң аяусыз, иң озакка сузылган һәм тарихта иң әһәмиятле бер өлешенә...

 

Татарстан Республикасы Бөгелмә иреклеләр бүлеге, "Татарстанда бердәм хәрәкәт көннәре" акциясе кысаларында, 25 июль көнне балаларның "Салют" сәламәтләндерү һәм ял базасында 100 яшь спортчы өчен "Кавказ өчен бәрелеш" дигән темага Бөтенроссия тарихи яшьләр чарасы уздырдылар.

Бу чара Бөек Ватан сугышының иң аяусыз, иң озакка сузылган һәм тарихта иң әһәмиятле бер өлешенә багышланган иде. Максат: 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм каһарманнары турында яшьләргә күбрәк мәгълүмат бирү, белгәннәрен искә төшерү.

Алты команда катнашты бу уенда. Алар сугышның тарихи әһәмияткә ия булган вакыйгаларын барладылар, каһарманнарның исемнәрен, биографияләрен искә төшерделәр, Кавказ өчен барган сугышның аерым этаплары турында тулырак белделәр. Болар барысы да үзенчәлекле формада, кызыклы һәм мавыктыргыч квест буларак эшләнде.

Башта тиешле инструктаж үткәргәч, балаларны төрле "станцияләргә" авыр биремнәрне үтәргә озаттылар: тау куышын югалтуларсыз кичеп чыгу, серле биремне расшифровкалау, сугыш елларыннан сакланган иске фотосурәтне яңарту, каршылыклар полосасын узу һ.б.

Бер команда да таралып бетмәде, бар каршылыкларны узып, биремнәрне үтәп, барысы да финишка исән-имин килеп җиттеләр. Җиңү яулау юлында күрсәткән өлгерлек, белем һәм тырышлык нәтиҗәләреннән чыгып, төрле медальләргә һәм грамоталарга лаек булдылар, дип хәбәр итәләр безгә Бөгелмә иреклеләр эшчәнлеген координацияләү үзәгеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: