Бөгелмә авазы

И, матур да дөньясы, шуасы да шуасы!

Ноябрьдән бирле Бөгелмәбез карга чумып утыра. Җүнле-рәтле кар күрмәгән, чана-чаңгы шуарга зар-интизар булган төбәкләр бар. Ә без исә иртән әле таң беленә башлау белән караңгы күк йөзендә агачларның һәр ботагын, һәр ботакчыгын ак сыкы төреп алган матурлыкны, сихри дөньяны күреп хозурланабыз. Спорт, актив тормыш рәвешен сөюче бөгелмәлеләр исә күптән инде...

Ноябрьдән бирле Бөгелмәбез карга чумып утыра. Җүнле-рәтле кар күрмәгән, чана-чаңгы шуарга зар-интизар булган төбәкләр бар. Ә без исә иртән әле таң беленә башлау белән караңгы күк йөзендә агачларның һәр ботагын, һәр ботакчыгын ак сыкы төреп алган матурлыкны, сихри дөньяны күреп хозурланабыз. Спорт, актив тормыш рәвешен сөюче бөгелмәлеләр исә күптән инде - чаңгыда, бала-чага - чанада.

Ә рәсми рәвештә, зур бәйрәм ясап, шәһәребезнең "Чаңгы базасы" спорт-сәламәтләндерү комплексында чаңгы шуу сезоны узган шимбәдә ачылды - биредә 31 нче тапкыр чаңгы эстафетасы үтте. Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында 4 категориядә узды.

Татар Димскәе авылы мәктәбеннән ярышларга алты укучы килгән иде. Физик тәрбия укытучылары Лена Миңнекәева әйткәнчә, укучыларны ярышларга әзерләүне көз аеннан ук башлаганнар - ноябрьдән бирле.

- Мәктәбебездә үзебезнең яхшы чаңгыларыбыз бар. Укучылар бик ярата спортны. Башлангыч сыйныфлардан ук чаңгы шуарга өйрәтәбез. Тик менә күп укучыларыбыз татар-төрек лицеена укырга китеп бара да, зуррак сыйныфларда ярышка җибәрерлек балаларыбыз аз кала, -ди Лена Нәсыйховна.

Чаңгы эстафетасына 37 ир-ат һәм 32 хатын-кыз командасы чыкты. Спорт бәйрәмендә барлыгы 250дән артык кеше катнашты.

Чаңгы базасында чаңгыларга ихтыяҗ зур. Үз чаңгылары белән дә шуучылар күп. Ял көннәрендә генә түгел, атна уртасында да чаңгы юлларына кар кунарга өлгерми. Шуабыз әле, җәмәгать, апрельләргә кадәр, күрше тирә районнар язгы чәчү эшенә керешкәнче, шуабыз да шуабыз әле!

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: