Бөгелмә авазы

Җиңү өчен –36 миллион сум

Коста-Рика футбол җыелмасын җиңә калса, Россия футболчыларын шуның кадәр акча көтә. 9 октябрьдә Станислав Черчесов җитәкләгән Россия футбол җыелмасы Коста-Рика командасына каршы иптәшләрчә матч уздыра. Җиңү яулаган очракта Россия командасын - 36 миллион, тигез исәп өчен - 18 миллион сум акча көтә икән. Әлеге сумма штаб җитәкчелеге һәм җыенга чакыру...

Коста-Рика футбол җыелмасын җиңә калса, Россия футболчыларын шуның кадәр акча көтә.

 

9 октябрьдә Станислав Черчесов җитәкләгән Россия футбол җыелмасы Коста-Рика командасына каршы иптәшләрчә матч уздыра. Җиңү яулаган очракта Россия командасын - 36 миллион, тигез исәп өчен - 18 миллион сум акча көтә икән. Әлеге сумма штаб җитәкчелеге һәм җыенга чакыру алган барлык футболчыларга да бүленәчәк, диелә.

Бу Станислав Черчесов җитәкчелегендә җыелма команданың бу өченче уене. Аңа кадәр команда Төркия җыелмасы белән тигез исәпкә (0:0) уйнаса, Гана футболчыларыннан өстен чыкты - 1:0.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: