Бөгелмә авазы

Җиңү бәйрәме белән!

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле бөгелмәләр! Сезне чын күңелдән совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм!

1945 елның 9 мае Ватаныбызның героик елъязмасына, кайгы һәм шатлык тулы тантана, авырлыкларны җиңеп, киләчәккә, яңарышка өмет туган көн буларак, мәңгелеккә кереп калды. Рәхимсез сугышның нәтиҗәләре һәм Җиңүнең бәясе хакында тарихчылар күпме генә бәхәс алып бармасын, бүгенге тормышыбызда нинди генә үзгәрешләр булмасын - ул көннәрдәге батырлыкларны безнең онытырга хакыбыз юк. Барлык буын вәкилләренең дә йөрәкләре дөньяны фашизм коллыгыннан азат иткәннәргә патриотик рухтагы чиксез рәхмәт хисләре белән тулы.
Без һәрбер солдатны, тыл хезмәтчәнен, партизанны, әсирлек коллыгында да, оккупация, блокада һәм ачлык-ялангачлык газапларын кичергәндә дә: "Дошманны тар-мар итәрбез, Җиңү безнеке булыр!" - дигән ныклы ышанычын җуймаган барлык кешене һәрчак истә тотабыз. 15 мең якташыбыз Ватанның беренче чакыруы белән фронтка китте. Һәр өченчесе яу кырларыннан туган ягына кабат әйләнеп кайтмады. Сугыш елларында сигез бөгелмәле Советлар
Союзы Герое исеменә лаек булды, батыр йөрәкле йөзләгән якташыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнде.
Ул дәһшәтле сугышның күп геройлары һәм хезмәтчәннәре, кызганычка, арабызда юк инде. Вакыт аяусыз. Әмма ветераннар урынына яшь буын килә, алар лаеклы алмаш булырлар һәм батырларның данлы эшләрен тиешенчә дәвам итәрләр дип ихлас ышанам.
Хәзерге буын үзенең генә түгел, ә балаларының һәм оныкларының гомерләре өчен дә Бөек Ватан сугышы ветераннарына бурычлы. Без моны беләбез һәм югары бәялибез. Ветераннарыбызның хәлен, тормыш шартларын яхшырту өчен дәүләтебез җитәкчелеге тарафыннан зур эшләр алып барыла. Бүгенге көндә фронт ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең социаль иминлеге турында кайгыртучанлык күрсәтү көндәлек гамәлләребезгә дә тирәнтен үтеп керде.
Хөрмәтле ветераннар һәм бөгелмәләр, һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, имин тормыш, тынычлык һәм бәхет телим.
Бөек Җиңү көне белән Сезне!
Илдус КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
шәһәр мэры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: