Бөгелмә авазы

Иң бөек гамәл – әни булу

Хөрмәтле бөгелмәләр, кадерле әниләр һәм сөйкемле әбиләр! Сезне иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне белән чын күңелемнән котлыйм. Без барыбыз да әниләребезнең бердәнбер һәм кабатланмас образын бала чактан ук күңелебездә саклыйбыз. Сабыйга тормыш бүләк итү, аны үстерү, дөньяны танып белергә өйрәтү - хатын-кызның бөек миссиясе, зур җаваплылык һәм бәхет...

Реклама

Хөрмәтле бөгелмәләр, кадерле әниләр һәм сөйкемле әбиләр!
Сезне иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне белән чын күңелемнән котлыйм.
Без барыбыз да әниләребезнең бердәнбер һәм кабатланмас образын бала чактан ук күңелебездә саклыйбыз. Сабыйга тормыш бүләк итү, аны үстерү, дөньяны танып белергә өйрәтү - хатын-кызның бөек миссиясе, зур җаваплылык һәм бәхет тә ул. Бүгенге көндә әниләр гаилә учагын гына түгел, иҗтимагый тормышның үзәгендә кайнап, тынычлык һәм бердәмлекне дә саклаучылар.
Кадерле әниләребез! Сабыр булганы-гыз, һәрвакыт кичерә белгәнегез өчен Сезнең алда баш иябез, сәламәт булыгыз! Ба-лаларыгызның игелеген күреп, җан тынычлыгы белән, бүгенгедәй күркәм һәм сөйкемле булып яшәргә язсын!
Ихлас теләкләр белән,
Илдус Касыймов,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: