Бөгелмә авазы

Хәйрия чаралары

Хөрмәтле якташлар! Мөмкинлек-ләре чикле кешеләр ункөнлеге уңаеннан Бөгелмәнең көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре алар өчен түбәндәге хәйрия чаралары уздыралар: 1. Мунчалар "Энергонефтехим" ҖЧҖ җәмәгать мунчасында (Герцен урамы, 58) һәм "Жуков" мунча-сәламәтләндерү комплексында (Радищев урамы, 10) 1 - 10 декабрьдә түләүсез юынырга мөмкин. 2. Чәчтарашлар Түбәндәге чәчтарашларда чәчегезне түләүсез кистерә аласыз: "Вероника"...

Хөрмәтле якташлар! Мөмкинлек-ләре чикле кешеләр ункөнлеге уңаеннан Бөгелмәнең көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре алар өчен түбәндәге хәйрия чаралары уздыралар:
1. Мунчалар
"Энергонефтехим" ҖЧҖ җәмәгать мунчасында (Герцен урамы, 58) һәм "Жуков" мунча-сәламәтләндерү комплексында (Радищев урамы, 10) 1 - 10 декабрьдә түләүсез юынырга мөмкин.
2. Чәчтарашлар
Түбәндәге чәчтарашларда чәчегезне түләүсез кистерә аласыз:
"Вероника" матурлык салоны, "Е.Г. Натальина" ХП (Сәйдәшев урамы, 5) - 2 декабрьдә 9 - 14 сәгатьтә;
"Е.Н. Сөләйманова" ХП, чәчтараш (Ямашев урамы, 28, базар) - 1 декабрьдә 12 - 16 сәгатьтә;
"Анжелика" чәчтарашы, "А.В. Тутаева" ХП (Җәлил урамы, 4) - 4 декабрьдә 11 - 16 сәгатьтә;
"Глория" ҖЧҖ, чәчтараш (Ленин урамы, 55) - 3 декабрьдә 8 - 15 сәгатьтә;
"Леди и Джентльмен" чәчтараш салоны, М.Д. Джикия ХП (Ленин урамы, 5) - 11 декабрьдә 9 - 13 сәгатьтә;
"Жасмин" чәчтарашы, "Н.В. Галәутдинова" ХП (М. Җәлил урамы, ДОСААФ РОСТО) - 10 декабрьдә 9 - 13 сәгатьтә;
"Эффект" чәчтарашы, "А.А. Голышева" ХП (Энгельс урамы, 29) - 1 де-кабрьдә 9 - 12 сәгатьтә.
Түбәндәге чәчтарашларда 50 процентлы ташлама белән хезмәт күрсәтәчәкләр:
"БИС" матурлык салоны, "А.Х. Арсланова" ХП (Җәлил урамы, 33) - 2 - 3 декабрьдә 9 - 20 сәгатьтә;
"С.А.Хватова" ХП, чәчтараш (Бау-ман урамы, 6, модалар ательесы) - 10 декабрьдә 9 - 13 сәгатьтә;
"Шарм" чәчтарашы, "З.Н. Семыкина" ХП (Вахитов урамы, 9) - 10 декабрьдә 9 - 13 сәгатьтә;
3. Химчисткалар һәм кер юу урыннары 30 процентлы ташлама белән хезмәт күрсәтәчәкләр:
"А.А. Суворов" ХП - Бөгелмә химчистка фабрикасы (Радищев урамы, 75) - 1 - 2 декабрьдә 8.00 - 17.30; төшке ял 12 - 13 сәгатьтә.
4. Аяк киеме ремонтлау мастерское 25 процентлы ташлама белән хезмәт күрсәтәчәк:
"А.К. Денисова" ХП - аяк киеме ремонтлау мастерское (Җәлил урамы, 4 һәм Гафиятуллин урамы, 43)
2 декабрьдә 8.00 - 17.30; төшке ял 12 - 13 сәгатьтә.
5. Кием ремонтлау мастерскойлары 20 процентлы ташлама белән хезмәт күрсәтәчәк:
"И.М. Сахно" ХП - өс киемнәре ремонтлау мастерское (Герцен урамы, 27, 14 Шәһит урамы, 23, Ворошилов урамы, 19 һәм Якупов урамы, 47) -
5 декабрьдә 8.00 - 18.00; төшке ял 12 - 13 сәгатьтә.
Муса Җәлил урамы, 32 нче йортта җаваплылыгы чикләнгән "ШПИ "Реабилитация" җәмгыяте "Медок" кибетендә 1 - 10 декабрьдә канцелярия товарлары 10 процент ташлама белән сатылачак, ак ипи бәясе 12 сум булачак.
9 декабрьдә - очрашу кичәсе, Гашек урамы, 4 нче йортта ("ТатНИПИнефть" институтының проектлау өлешендә).
"Агроторг" ҖЧҖ "Пятерочка" сәүдә йортында 1 - 10 декабрьдә товарларга 5 процентлы ташлама ясалачак.
Игътибар: барлык хезмәтләр өчен дә ташламалар таныклык ни-гезендә ясала.
Ярдәм кулы сузыйк!
Бөгелмәдә, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, хәйрия марафоны старт ала.
"Шәфкатьлелек" ("Милосердие") фондына акча туплау максатын күздә тоткан хәйрия марафоны мөмкинлекләре чикле кешеләргә, аз тәэмин ителгән гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм күрсәтү юлында хакимият, бизнес, җәмәгатьчелек вәкилләре тырышлыгын берләштерүне күздә тота.
Предприятиеләр, оешмалар, шәһәр һәм районда яшәүчеләр "Шәфкатьлелек" ("Милосердие") фондының исәп-хисап счётына акча күчереп, инвалидларга ярдәм күрсәтә алалар.
Фондның реквизитлары:
БУГУЛЬМИНСКИЙ ФОНД СОЦИАЛЬНОЙ "ПОДДЕРЖКИ НАСЕЛЕНИЯ" МИЛОСЕРДИЕ
ИНН 1645018548
КПП 164501001
р/с 40703810403020001815
в Бугульминском филиале ОАО "Ак Барс" Банка
БИК 049205805
к/с 30101810000000000805
Юридик адрес: 423231, РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН (ТАТАРСТАН), г. БУГУЛЬМА, ул. СОВЕТСКАЯ, д. 56.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: