Бөгелмә авазы

Хуҗасызлык галәмәте?

Узган атнаның икенче яртысында, ялгышмасам, 14 гыйнвар көнне шәһәребезнең Гафиятуллин белән Якупов урамнары киселешендәге коеларның берсеннән көчле пар бәрүе күзгә ташланды.

Бу әлеге райондагы торак йортларга кайнар су килә торган торбаларның берсе тишелү - "порыв" аркасында булган икән. Менә шуннан соң әлеге аварияне төзәтү эшләре башланып китте. Шәһәрне җылылык белән тәэмин итүче оешма (ПТС) хезмәткәрләре тиз арада ремонт ясар инде дип көттек. Тик, ни хикмәт, алар бу эштә активлык күрсәтмәде. Атна ахырына якынлашты, ял көннәрендә, гомумән, күренмәде әлеге предприятие эшчеләре авария урынында. Шулай да, яңа атна башында ничек бар, шулай эшләрен тәмамлый алды алар. Ләкин шунысы гаҗәп, шәһәрнең үзәк урамында, автомобиль хәрәкәте иң күп урында, шәһәр кунаклары һәм транзит хәрәкәтнең иң күп урынында менә шундый "картина"калдырып китте ПТС хезмәткәрләре. Әлеге хәлне бары тик хуҗасызлык галәмәте дип кенә бәяләргә мөмкиндер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: