Бөгелмә авазы

Хәрәкәттә – бәрәкәт

"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "Сәламәтлек атнасы" кысаларында һәр көн иртәнге зарядка ясаудан башлана. Ә бу атнада бигрәк тә активлык күзәтелде: мини футбол, өстәл теннисы, хоккей һ.б. уеннар уйналды. Хәтта иң кечкенәләр дә "Куып җит әле", "Чыпчыклар һәм машиналар" кебек хәрәкәтчән уеннарны күп уйнадылар. Медицина хезмәткәрләре балалар белән генә түгел, ата-аналар, үзәктә...

"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "Сәламәтлек атнасы" кысаларында һәр көн иртәнге зарядка ясаудан башлана. Ә бу атнада бигрәк тә активлык күзәтелде: мини футбол, өстәл теннисы, хоккей һ.б. уеннар уйналды. Хәтта иң кечкенәләр дә "Куып җит әле", "Чыпчыклар һәм машиналар" кебек хәрәкәтчән уеннарны күп уйнадылар.

Медицина хезмәткәрләре балалар белән генә түгел, ата-аналар, үзәктә эшләүче хезмәткәрләр белән дә сәламәтлек темасына әңгәмәләр уздырдылар, лекцияләр укыдылар. Дөрес туклану, саф һавада йөрү мәсьәләләренә аеруча игътибар бирелде, дип хәбәр итә үзәкнең физик культура инструкторы Ирина Мельникова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: