ХӘРБИ ДАН КӨНЕ – КАҺАРМАННАР КӨНЕ

Бөгелмәдә Россиядә Хәрби дан көненә багышланган тантаналы чара үтте.
9 декабрь көнне кадетлар интернат-мәктәбе укучылары 352 нче укчы дивизия хөрмәтенә куелган стела янында мактаулы хәрби хәтер вахтасында тордылар. Тантанада "Единая Россия" сәяси партиясе җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев, РФ Кораллы Көчләре подполковнигы Фаил Закиров, мәктәп укучылары чыгыш ясады. Аннары чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмит Шафиков, "Единая Россия" партиясе башкарма комитетының җирле бүлеге җитәкчесе һәм РФ Кораллы Көчләре вәкиле белән бергәләп, стелага кәрзин тулы чәчәкләр куйды (рәсемдә). Мәктәп укучылары һәм "Яшь гвардия" вәкилләре дә һәйкәл тирәсен кызыл канәферләргә күмделәр. Тантаналы чара 352 нче укчы дивизия музеенда дәвам итте. Бу музей Бөгелмәнең 11 нче урта мәктәбендә урнашкан. Ул узган гасырның 60 - 70 нче елларында сугыш ветераны, география укытучысы Иван Саввич Закреничный тарафыннан оештырылган. Әлеге мәктәптә белем алучы укучылар музей буйлап мавыктыргыч экскурсия уздырдылар, кунакларны фронтларда барган каты сугышлар турында тупланган мәгълүматлар белән таныштырдылар, аерым сугышчыларның фотосурәтләрен күрсәтеп, аларның сугыштагы батырлыклары турында сөйләделәр.
Үсеп килүче яшь буын Ватаныбыз күге һәрчак аяз булсын, кешеләр башкача сугыш афәтләрен күрмәсен дигән изге теләк белән илебезне яклап сугышкан, шулар хакына гомерләрен аямаган каһарманнар турында белеп үсәргә тиеш.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 апрель 2021 - 18:02Россия Пенсия фондында ана капиталын куллану кагыйдәләрендәге үзгәрешләрне аңлаттылар Татарстанлылар ана капиталы акчасын күбесенчә торак шартларын яхшыртуга тота.3700
-
18 апрель 2021 - 16:02Чаллыда боз астына төшеп киткән үсмер кызны коткарганнар Шаһитлар Мәләкәс елгасы бозында биш бала уйнавы турында хәбәр иткән.4800
-
18 апрель 2021 - 14:03Исерек Бөгелмә кунакка чакырусыз килде Җирле ханым торакка законсыз үтеп кергән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.5800
-
18 апрель 2021 - 10:03Композитор Шамил Тимербулатов вафатыннан соң беренче тапкыр искә алу кичәсе үтте Шамил Тимербулатов — баян өчен концерт язган беренче татар композиторы.5600
-
17 апрель 2021 - 18:04Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясенә бәйге тәмамланырга ике атна калды Гаризалар һәм иҗади эшләр бәйгегә 30 апрельгә кадәр кабул ителә.14200
-
13 апрель 2021 - 09:07Современная поэзия / Стихи про любовь / Укый Лилия Шагалеева / Шигырьләр 0+
-
12 март 2021 - 10:34Бөгелмә районында ферма каравылчысы сыерларны янгыннан коткарган вакытта тәнен пешергән
-
9 март 2021 - 08:27Бөгелмә муниципаль районы башлыгы хатын-кызларны 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады
-
18 апрель 2021 - 12:03Бөгелмәдә Бөтенроссия мәдәният хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм уздыБөгелмә драма театры залында мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре - шәһәрлеләр тормышына сәнгать, иҗат, гармония һәм матурлык алып килүчеләр җыелды.8700
-
16 апрель 2021 - 12:03Бөгелмә гимнастлары "Йолдызлык" төбәкара ярышларында катнашты Бөгелмәдән яшь спортчылар Әлмәттән бүләкләр белән кайттылар.34200
-
17 апрель 2021 - 12:02Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары ТР мөселманнары Диния нәзарәте съездында катнашты Съездның көн тәртибендәге төп мәсьәләләр-Татарстан мөфтие һәм Татарстанның баш казые, шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасарын сайлау иде.24100
-
16 апрель 2021 - 16:03Бөгелмәдә Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен муниципаль экологик олимпиада узды Экологик агарту мәктәпкәчә яшьтән башлана һәм гомер буе дәвам итә.19500
-
16 апрель 2021 - 18:02«Тәртип» радиосы конкурста катнашучыларны үзешчәннәр буларак халыкка тәкъдим итәчәк «Үз илемдә — үз көем» конкурсы 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.14600
-
17 апрель 2021 - 18:04Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясенә бәйге тәмамланырга ике атна калды Гаризалар һәм иҗади эшләр бәйгегә 30 апрельгә кадәр кабул ителә.14200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика