Бөгелмә авазы

Хезмәткә хөрмәт

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының "Спортчылар әзерлеге үзәге" дәүләт автоном өстәмә белем бирү учреждениесе авыр атлетика буенча баш тренеры, Олимпия чемпионы Николай Алексеевич Колесников Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале...

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының "Спортчылар әзерлеге үзәге" дәүләт автоном өстәмә белем бирү учреждениесе авыр атлетика буенча баш тренеры, Олимпия чемпионы Николай Алексеевич Колесников Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.

Файдалы очрашу

19 март көнне Бөгелмә эчке эш-ләр бүлеге бинасында полиция хез-мәткәрләре җирле дини оешмалар вәкилләре белән очраштылар.

Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Ислам нигезләре, башка конфессиядәге кешеләргә карата толерантлы, түземле булу кирәклеге турында сөйләп, законнар сагында торучыларның, халык мәнфәгатьләрен кайгырту белән беррәттән, Аллаһ каршында да зур җаваплылык тотуларын ассызыклады. Георгий Победоносец храмы башлыгы Георгий атакай үз чыгышында Библиядән өзекләр китерде. Аннары әлеге изге китапны эчке эшләр бүлеге китапханәсенә бүләк итте.

Майда озын яллар көтә

Безне май башында бер атналык яллар көтә: 1 май бәйрәме өч көнгә (28 апрельдә - шимбә көнне эшләячәк-без һәм 29, 30 апрель, 1 майда ял итәчәкбез), ә Җиңү көне дүрт көнгә (5 май - шимбәдә эшлибез һәм 6, 7, 8, 9 май ял итәбез) сузылачак. Дөрес, 8 майда ял иткән өчен 12 майда (шимбә көн) эшләргә туры киләчәк. "Югарыда" утыручылар әлеге яллар уңышлы үтеп, халык канәгать калса, гыйнвар каникулларының бер өлешен майга күчерү турында да уйлап караячакбыз дип белдергәннәр.

Алар ярдәм итәргә әзер

19 мартта "Кайда үлем саталар? Хәбәр ит!" дигән Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы башланып китте. Ул 29 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Мондый чара, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга, аларны медицина таләпләреннән башка куллануны профилактикалауга, наркотикларга хирыслашкан кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү эшенә мөмкин кадәр күбрәк гражданнарны җәлеп итү максатын күздә тотып, ел саен оештырыла.

Наркополицейскийлар белән бергә

медик-наркологлар, психологлар, мәга-риф белгечләре, балалар һәм яшьләр белән эшләүче оешмалар - барысы да ярдәм итәргә әзер. Менә аларның "ышаныч телефоннары": наркоконтроль - 4-22-50; наркодиспансер психологы - 8-917-299-77-67; "Яшүсмер" үзәге (мәгариф) - 6-22-00; "Миллениум" клубы - 6-54-22.

Проблемаларны бергәләп хәл итү күпкә җиңелрәк!

Реклама
Теги: яңалык
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: