Бөгелмә авазы

Хокукый аңлатма: Сатучы алучыга булышырга тиеш

ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль бүлеге хезмәткәрләре күрше Лениногорск районының "Туган як" ресторанында "Аерым төр товарларны сату кагыйдәләре"нең 11, 12 нче пунктларының бозылу фактларын ачыкладылар. Бу алкогольле эчемлекләр сатуга кагыла. Сәүдә ноктасыннан барлыгы 6,275 литр эчемлек алынды. Кагыйдәләрнең 11 нче пункты нигезендә, сатучы товар һәм аны әзерләүче турында тулы...

 

ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль бүлеге хезмәткәрләре күрше Лениногорск районының "Туган як" ресторанында "Аерым төр товарларны сату кагыйдәләре"нең 11, 12 нче пунктларының бозылу фактларын ачыкладылар. Бу алкогольле эчемлекләр сатуга кагыла. Сәүдә ноктасыннан барлыгы 6,275 литр эчемлек алынды.

Кагыйдәләрнең 11 нче пункты нигезендә, сатучы товар һәм аны әзерләүче турында тулы мәгълүматны күренерлек итеп урнаштырырга, шул рәвешле, сатып алучыга сайлап алу мөмкинлеге тудырырга тиеш. Ә 12 нче пунктта исә сатып алучының таләбе нигезендә аның өстәмә документлары белән таныштырырга, мәгълүмат бирергә дә тиешләр. Бу очракта исә сәүдә оешмасы җитәкчелеге гамәлләрендә (юридик зат буларак) РФ Административ хокук бозулар кодексының 14,16 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган хокук бозулар мәгълүм булды һәм моның өчен штраф түләргә туры киләчәк. Җитәкчегә ул - 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр (алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр конфискацияләнергә дә мөмкин); юридик затка исә - 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр (шулай ук алкогольле һәм спиртлы эчемлекләре конфискацияләү ихтималы да бар).

Әлмәт шәһәр әлеге суды юридик затны гаепле дип тапты һәм дәүләт файдасына 50 мең сум акча түләтү, алкогольле эчемлекне конфискацияләү турында карар чыгарды. Юридик затның җитәкчесенә дә 5 мең сум штраф салынды.

Тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтәсе килә. Алкогольле эчемлекләрне тиешле документларсыз гына сату җитди хокук бозу булып тора. Шул ук вакытта алкогольле эчемлекнең законсыз әйләнеше - легаль булган коммерцияле эшчәнлектән тайпылу гына түгел, ә кагыйдә буларак, контрафактлы, сыйфатсыз эчемлек сатуга да кайтып кала. Монысы исә сатып алучыга бик кыйммәткә - сәламәтлек какшау, яисә гомер бәрабәренә торырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: