"Матбугат.ру" хәбәрчесе җиткергәнчә, "Бу бүләкне яңадан ясатып булмас микән, дип "Алмаз-холдинг" оешмасына мөрәҗәгать итим микән", - дигән Хәния ханым.
"Татар җыры" бәйгесен оештыручы Камил Гәрәев: "Бу сорауны безгә калдырыгыз, Хәния ханым", - дип җавап биргән.
Сүз уңаеннан, Хәния Фәрхи "Алтын барс" премиясен иң күп алган җырчыларның берсе. Аны "рекордсмен" дип атыйлар. Быелгы фестивальдә дә Хәния Фәрхигә "Алтын барс" эләгәчәк. Җыр бәйрәме 17 декабрьдә "Пирамида"да узачак.