Бөгелмә авазы

Хисап тоттылар

Агымдагы елның сентябреннән республика районнарының Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте җирле бүлекләрендә исәп-хисап һәм сайлау конференцияләре үткәрелә башлады.

14 октябрьдә шушындый чара Бөгелмә шәһәренең Сәйдәшев урамы, 5 нче йорт адресы буенча урнашкан китапханәдә дә булып узды. Конференция эшендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан региональ бүлеге рәисе Владимир Федорин, җирле хакимияттән, халыкны социаль яклау һәм эш белән
тәэмин итү бүлекләреннән, Торак-коммуналь хуҗалыгы департаментыннан вәкилләр катнашты. Күз табибы Наилә Рудык, конференция алдыннан чыгыш ясап, бүгенге көндә Бөгелмә җирлегендә халыкка хезмәт күрсәтүче офтальмологларны санап үтте, яңалыклар белән таныштырды. Күрү буенча инвалидлар, үз чиратында, аның белән аерым очрашып, җитди сөйләшергә теләкләре барлыгын белдерделәр.
В. Федорин республикада 16 җирле оешма булуын, ә Бөгелмә җирле бүлегенең, күпсанлы булмаса да, актив эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте, күрү буенча инвалидларның республика күләмендә чишелүче проблемаларына тукталды.
Җирле җәмгыять рәисе һәм ревизия комиссиясе җитәкчесе конференциягә килгән делегатлар алдында соңгы 5 елдагы эшкә хисап тотканнан соң, аларның эшчәнлегенә бәя бирелде. Фикер алышулар вакытында җирле бүлек рәисе Артем Пахарев адресына тәнкыйть фикерләре дә яңгырады, бюроны яңартырга, "яңа сулыш өрергә" кирәклеге дә ассызыкланды, бюро эшендә актив катнашкан кешеләрнең исемнәре дә аталды. Нәтиҗәдә, бюро әгъзаларының эше "канәгатьләнерлек" дип бәяләнде.
Аннары чираттагы көн тәртибе буенча сайлаулар булды: җирле бүлек рәисе, ревизия комиссиясе сайланды, бюро әгъзалары яңартылды.
Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: