Бөгелмә авазы

Хиҗаб турында һәм ул гына да түгел...(+ФОТОЛАР)

Бөгелмә мөхтәсибәте "Халыкара хиҗаб көне"нә багышланган чара уздырды. "Гомер кыска, аны үпкәләүләр, ачу тотуларга әрәм итәргә ярамый. Без "кешелек" дип атала торган олы бер гаиләдә яшибез. Бу хәрәкәт бер-беребезгә карата сабыррак, түземлерәк булырга ярдәм итсен иде. Без бер-беребездән аерылып торуыбызны танырга һәм ул аермалыкларны хөрмәт итәргә тиешбез. Толерантлык белән үзара...

Бөгелмә мөхтәсибәте "Халыкара хиҗаб көне"нә багышланган чара уздырды. "Гомер кыска, аны үпкәләүләр, ачу тотуларга әрәм итәргә ярамый. Без "кешелек" дип атала торган олы бер гаиләдә яшибез. Бу хәрәкәт бер-беребезгә карата сабыррак, түземлерәк булырга ярдәм итсен иде. Без бер-беребездән аерылып торуыбызны танырга һәм ул аермалыкларны хөрмәт итәргә тиешбез. Толерантлык белән үзара аңлашып яшәү генә безгә тыныч яшәргә мөмкинлек бирә", - ди Бөтендөнья хиҗаб көнен үткәрү инициативасы белән чыккан Назма Хан.

Бөгелмә мөселман хатын-кызлары да бу өндәүгә битараф калмадылар. Быел инде бу чараны ямьле, дустанә шартларда үткәрергә карар кылынды. Моннан бер ел элек ачылган "Назлы - Нур" кибетенә бу көнне төрле яшьтәге ханымнар, туташлар килде.

Чара хиҗаб турындагы вәгазьдән башланып китте. Аннары кунаклар викторинада катнаштылар, сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә табигый майлардан әзерләнгән крем-сабын бүләк иттеләр. Осталар яулыкны матур итеп бәйләү тәртипләрен күрсәттеләр, теләгәннәргә бәйләп тә бирделәр. "Под крылом семьи" ("Гаилә канаты астында") региональ җәмәгать оешмасы җитәкчесе Елена Елизарова, мәсәлән, беренче тапкыр палантин бөркәнеп карады һәм ул аңа бик ошады: "Чакыргач, мондый чарага килми кала алмадым. Кияүләрем мөселман кешесе бит минем. Кызларыма бүгенге чара турында һичшиксез сөйлиячәкмен, үзем исә киләчәктә дә мондый чараларда катнашачакмын. Янәшәбездә яшәгән халыкларның традицияләрен белү, хөрмәт итеп яшәү бик мөһим", - диде ул тәэсирләре белән уртаклашып.

Кунаклар өчен нигъмәтләрдән сыгылып торган чәй табыны да әзерләнгән иде биредә. "Назлы - Нур" кибете директоры Рузия Сафина ярдәмчеләр белән бергәләп оештырган иде аны.

Хатын-кызларга кием сайлап алу мөмкинлеге дә бирелде. Күрше бүлмәдә генә теләүчеләр кулларына кына белән матур бизәк-сурәт (мехенди) ясаттылар.

Яше, дини инанулары нинди булуга карамастан, Бөгелмә хатын-кызлары биредә уздырган вакытны үзләренә багышлады, файдалы итеп үткәрде. Шул ук вакытта шактый гына яңалыклар да ачтылар алар. Аллага шөкер, килгән ханымнарның һәркайсысы рәхмәтле булып, мондый чаралар ешрак оештырылсын иде дигән теләктә таралышты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: