Бөгелмә авазы

Хезмәткә хөрмәт

23 ноябрь көнне ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов Фән һәм техника өлкәсендә 2012 ел Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен бирү турындагы Указга кул куйды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең якташларыбыз булуы аеруча куанычлы.

Менә кемнәр алар:

1. "Гидрогеологиядә һәм Татарстанның нефть ятмаларын эшкәртүне контрольдә тотканда индикатор тикшеренүләренең аппаратура-методик комплексын булдыру һәм киң кулланылышка кертү" хезмәте өчен:
Минтаһир Нургата улы Минһаҗев, геология-минералогия фәннәре кандидаты, "Татнефть" ААҖ Татар фәнни-тикшеренү һәм проектлау нефть институтының нефть ятмаларын эшкәрткәндә экологик куркынычсызлык бүлеге мөдире;

Геннадий Петрович Антонов, техник фәннәр кандидаты, "Фән" ҖЧҖнең әйдәп баручы хезмәткәре.

2. "Татнефть" ААҖнең ресурслар базасын үстерү ысуллары һәм технологияләре комплексының фәнни нигезләре һәм аларны сәнәгатькә кертү" хезмәте өчен:

Реклама

Венера Гыйльмеәхмәт кызы Базаревская, геология-минералогия фәннәре кандидаты, "Татнефть" ААҖ Татар фәнни-тикшеренү һәм проектлау нефть институтының эзләү һәм разведка геологиясе башлыгы;

Илшат Мөхәммәт улы Бакиров, техник фәннәр кандидаты, "Татнефть" ААҖ Татар фәнни-тикшеренү һәм проектлау нефть институты директорының нефть ятмаларын эшкәртү һәм мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендә фәнни эш буенча урынбасары, нефть ятмаларын эшкәртү бүлеге башлыгы;
Валентина Александровна Екименко, җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-Групп" җәмгыяте баш геологы-генераль директор урынбасары;

Людмила Ивановна Мотина, икътисад фәннәре докторы, "Татнефть" ААҖ Татар фәнни-тикшеренү һәм проектлау нефть инс-титуты директорының икътисад өлкәсендә фәнни эш буенча урынбасары, икътисад бүлеге башлыгы;

Татьяна Ивановна Тарасова, "Татнефть" ААҖ Татар фәнни-тикшеренү һәм проектлау нефть институтының эзләү һәм разведкалау геологиясе бүлеге башлыгы урынбасары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: