Бөгелмә авазы

Хәбәрләр

Яңа туганнарга - Алсу бүләге 27 июнь көнне Бөгелмә бала тудыру йортында туган балаларның әти-әниләре, Бөгелмә шәһәренең Почетлы гражданины, бөтен дөнья-га танылган җырчы Алсуның туган көне уңаеннан, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймовтан бүләк комплектлары алдылар. Бу көнне якты дөньяга 4 малай һәм 2 кыз туган. Нәниләргә бүләкне тантаналы...

Яңа туганнарга - Алсу бүләге
27 июнь көнне Бөгелмә бала тудыру йортында туган балаларның әти-әниләре, Бөгелмә шәһәренең Почетлы гражданины, бөтен дөнья-га танылган җырчы Алсуның туган
көне уңаеннан, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймовтан бүләк комплектлары алдылар.
Бу көнне якты дөньяга 4 малай һәм 2 кыз туган. Нәниләргә бүләкне тантаналы шартларда хакимият вәкилләре тапшырып, аларның исән-сау үсеп җитүләрен теләделәр. Кем белә, бәлки киләчәктә алар да туган шәһәрләрен нәкъ менә якташыбыз Алсу кебек бөтен җиһанга танытырлар.
Бөгелмә чаптарлары - җиңүче
Самара өлкәсе Похвистново районы Гали авылында "Сельский уют" дип аталучы агротуризм үзәге ачылды.
Тантанада Самара, Оренбург өлкәсе, күрше районнар, шул исәптән Бөгелмә районы вәкилләре дә катнаштылар. Шул ук көнне 2012 елда Россиянең татар авылларыннан җыелган җайдаклар узышкан Гали ипподромында ат чабышлары үтте. Быелгы чарада Самара, Оренбург өлкәләре һәм Татарстан спортчылары катнашты. Беренче булып финишка Милана кушаматлы бия килде, икенче урында - Атилла кушаматлы айгыр (икесе дә Бөгелмә районының "Шафиков" крестьян-фермер хуҗалыгыннан).
Терлек азыгы әзерләү ничек бара?
Агымдагы елның 1 июленә алынган оператив мәгълүматларга караганда, Татарстанда 409 652 тонна печән әзерләнгән. Республика кырларында эш кызу темпта дәвам итә.
Кышка сенаж салу эше дә башланды. Әлеге терлек азыгы республика буенча 942 293 тонна әзерләнгән. Беренчеләр рәтендә - Буа районы. Күрсәткечләре - 58 236 тонна.
Бөгелмә муниципаль районы хуҗалыкларында да кышка азык запасы туплау актив алып барыла. 2 июльгә районда җәмгысе 6 972 тонна печән (шуның 5 010 тоннасы җәмәгать терлекләре өчен, 3 847 тонна печән пресслап куелган) әзерләнгән, 3 900 тонна сенаж (420 тоннасы төргәкләнгән) салынган. Бүгенге көнгә бер баш шартлы терлеккә 7 центнер исәбеннән мал азыгы хәстәрләнгән.
Аерым алганда, печән әзерләүдә хуҗалыклар арасыннан "Бөгелмә продкорпорациясе" (1 145 тонна) һәм "Рассвет" (495 тонна) җәмгыятьләре алда бара. Өч хуҗалыкта сенаж сала башлаганнар. Ә менә шәһәр предприятие-оешмалары тарафыннан авыл хуҗалыгына ярдәм рәвешендә яфраказык әзерләү сүлпән оештырылган. Вакыты чыкканчы, бу мөһим эшне активлаштыру зарур.
Сүз уңаеннан, бүгенге көнгә районда барлыгы 2 112 савым сыер исәпләнә. Район хуҗалыкларында һәр көнне 23,8 тонна сөт җитештерелә (узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 3,7 тоннага ким). Бу һәр сыердан 11,3 килограмм сөт савып алына дигән сүз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: