Бөгелмә авазы

Хәбәрләр

Закон бозучыларга юл ябык Хәзер миграция законын бозучылар 5 ел дәвамында Россия территориясе-нә үтеп керә алмаячак. Шушы көннәрдә Санкт-Петербургның закон чыгару җыелышы депутатлары Дәүләт Думасы каравына Россиягә визасыз һәм акчасыз керүне тыя торган закон проектын тәкъдим иткән. Закон проекты нигезендә, Россиягә визасыз керүче чит ил гражданының үзе белән РФдә билгеләнгән...

Закон бозучыларга юл ябык
Хәзер миграция законын бозучылар 5 ел дәвамында Россия территориясе-нә үтеп керә алмаячак.
Шушы көннәрдә Санкт-Петербургның закон чыгару җыелышы депутатлары Дәүләт Думасы каравына Россиягә визасыз һәм акчасыз керүне тыя торган закон проектын тәкъдим иткән. Закон проекты нигезендә, Россиягә визасыз керүче чит ил гражданының үзе белән РФдә билгеләнгән яшәү минимумы суммасыннан 6 тапкыр артыграк күләмдәге акчасы булырга тиеш. Хәзерге вакытта Россиядә яшәү минимумы 6 131 сум тәшкил итә, шул рәвешле, Россиягә керүче чил ил гражданинының 36 мең сумнан артык акчасы булу шарт.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә хәзерге вакытта 13 миллион мигрант бар, аларның 3 миллионнан артыгы илдә легаль булмаган төстә яши.
Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәте ТР идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Онлайн интернет мәдрәсә
Хәзер baytalhikma.ru Татарстан мө-селманнары Диния нәзарәтенең белем бирү белән бәйле уникаль проекты тормышка ашырыла - онлайн интернет мәдрәсә эшли башлады.
Әлегә анда берничә дәрес кенә урнаштырылган, тиздән сайт тулысынча эшли башлар дип вәгъдә итәләр.
"Азан" интернет-радиосы эшли башлады
Тест режимында "Азан" интернет радиосы эшли башлады. Радио www.islam-today.ru сайтына урнаштырылган.
Радиода тапшырулар рус һәм татар телләрендә алып барылачак. Биредә гакыйда, сүрә, тәфсир, хәдис, әхлак һәм башка дини темаларга багышланган тапшырулар тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, Коръән сүрәләрен, мөнәҗәтләр, танылган дин әһелләренең вәгазьләрен тыңлап булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: