Бөгелмә авазы

Хәбәрдарлык – уңыш нигезе

"Татнефть" гавами акционерлык җәмгыятендә әнә шундый фикернең дөреслегенә нык ышанып эш итәләр - Россия ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре арасында мәгълүмати хәбәрдарлык дәрәҗәсен ачыклау буенча ай саен уздырыла торган рейтинг йомгаклары нәкъ шуны дәлилли: 2016 елның апрель аенда "Татнефть" компаниясе илебезнең нефть-газ сәнәгате өлкәсендә иң югары дәрәҗәдә ачык хәбәрдарлык белән эшли торган...

 

"Татнефть" гавами акционерлык җәмгыятендә әнә шундый фикернең дөреслегенә нык ышанып эш итәләр - Россия ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре арасында мәгълүмати хәбәрдарлык дәрәҗәсен ачыклау буенча ай саен уздырыла торган рейтинг йомгаклары нәкъ шуны дәлилли: 2016 елның апрель аенда "Татнефть" компаниясе илебезнең нефть-газ сәнәгате өлкәсендә иң югары дәрәҗәдә ачык хәбәрдарлык белән эшли торган зур предприятиеләре арасында кабат мактаулы икенче урынны били.

"Татнефть" җәмгыяте матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

 

Мәгълүмати ачыклык һәм хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү - Компания бизнесының тотрыклы булуы турында сөйли торган фактор. Сәяси һәм икътисадый коммуникацияләр агентлыгы төзегән рейтингта югары күтәрелүгә "Татнефть" җәмгыятенең, җитештерү өлкәсендә һәм социаль юнәлештәге эшчәнлеге турындагы мәгълүматлардан тыш, Директорлар советы утырышы барышында 2015 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары турындагы мәгълүматлар да тәэсир итә. Директорлар советы утырышында катнашучылар шулай ук агымдагы елның беренче кварталындагы бюджет үтәлешенә дә йомгак ясады, май аена бюджетны раслады, Аудит комитетының эше, җәмгыять акционерларының гомуми еллык җыелышы, "Татнефть" акцияләре буенча билгеләнә торган дивидендлар турындагы мәгълүматларны да тыңлады.

Россия ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре арасында мәгълүмати хәбәрдарлык дәрәҗәсен ачыклау буенча ай саен уздырыла торган рейтингны билгеләү өчен танылган экспертлар: икътисадчылар, политологлар, аналитиклар һәм журналистлар - барлыгы 25 кеше катнашында сораштырулар да үткәрелде. Бәяләүләр атом энергетикасына, газ, нефть һәм күмер сәнәгатенә, нефтьне һәм нефть продуктларын транспортлауга, электр энергетикасына караган 75 иң зур компаниягә кагылышлы үткәрелде.

Рейтинг экспертларның һәрберсе компанияләрнең барысына да хәбәрдарлык һәм мәгълүмати ачыклык җәһәтеннән үз бәясен биргәннән соң, шул балларның уртача арифметик күрсәткечен чыгару юлы белән билгеләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: