Бөгелмә авазы

Хатынының абыйсын үтергән

Чаллы шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек гражданин хатынының абыйсын үтерүдә гаепләнә. 38 яшьлек ир-ат туган тиешле ирле-хатынлы гаиләгә кунакка килә. Бер ара ирләр арасында бәхәс чыга. Хуҗа полиция чакырта. Икенче көнне ир-ат тагын килә. Янәдән конфликт килеп чыга. Бәхәс вакытында 22 яшьлек ир хатынының абыйсына кадый, аннан гәүдәсен кисәкләргә бүлеп, балалар...

Чаллы шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек гражданин хатынының абыйсын үтерүдә гаепләнә.

38 яшьлек ир-ат туган тиешле ирле-хатынлы гаиләгә кунакка килә. Бер ара ирләр арасында бәхәс чыга. Хуҗа полиция чакырта. Икенче көнне ир-ат тагын килә. Янәдән конфликт килеп чыга. Бәхәс вакытында 22 яшьлек ир хатынының абыйсына кадый, аннан гәүдәсен кисәкләргә бүлеп, балалар коляскасына салып, урманга алып китә, шунда күмеп калдыра. Гәүдә кисәкләрен Нагорной урамыннан ерак түгел җирдә табалар. Чаллылы хәзер кеше үтерүдә гаепләнә.

almet-rt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: