Халыкка хезмәттә

"Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль унитар бюджет оешмасы Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге үзенең 20 еллыгын бәйрәм итте.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Китапханәнең сугышка кадәрге елларда ук эшләп алган татар бүлеге, авыр елларда аерым бүлек буларак эшчәнлеген туктатса да, милли әдәбиятны пропагандалау, халыкны татарча китаплар, вакытлы матбугат белән даими таныштырып бару эшен даими төстә дәвам иттергән. Ә инде 1995 елның 1 мартында әлеге бүлек рәсми төстә кабат ачылгач, татар әдәбиятын сөючеләр өчен мәйдан тагын да киңәя төшә. Бүгенге көндә биредәге фондта 8 меңнән артык китап санала, 44 төрле газета-журнал килеп тора (республикада гамәлдә булган икетеллелек турындагы закон кысаларында, дәүләт ярдәме нык сизелә). Кызыксынучылар биредә татарча чыга торган матбугат басмаларының барысын да диярлек таба ала. Бүлек җитәкчесе Айсылу Фәрзетдин кызы Нуретдинова әйтүенчә, укучы-әбүнәчеләр саны 2 500дән артып китә.
Бүлек бүген актив эштә. Бердән, китапханә уздыра торган бер генә чарадан да читтә калмыйлар алар. Икенчедән, "Бөгелмә авазы" хезмәткәре Ә. Шәвәлиева билгеләп үткәнчә, галиҗәнап Китап һәм матур әдәбият дигән олуг кодрәт иясен пропагандалау белән генә чикләнмичә, телне һәм милли традицияләрне саклау юнәлешендә дә биниһая эш башкаралар һәм ул эш киңкырлы итеп алып барыла: Казан һәм Әлмәт язучылары белән очрашулар, җирле авторларның иҗатларын күрсәтү һәм күтәрү максатыннан оештырылган кичәләр, электрон аралашулар, укучы балалардан алып, ветераннарга кадәр үз мәнфәгатьләре буенча кунакханәләр (клублар) рәвешендә һ.б. Милли мәдәниятне, йолаларыбызны саклау максаты да эшне төрләндерә: бүлек шәһәребезнең "Ихлас" фольклор ансамбле белән тыгыз хезмәттәшлек итә (ансамбль җитәкчесе Людмила Габдрахманова).
Кыскасы, китапханәнең татар әдәбияты һәм туган як бүлеге шәһәрдәшләребезнең тормышын яктырту, рухиятен баету, күңелен сафландыру һәм, гомумән, халыкка хезмәт юлында иҗтиһат итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 19:42Татарстанда коронавирустан күмәк вакцинация башлана Рөстәм Миңнеханов республикада прививка ясау пунктларын арттырырга һәм сәнәгать предприятиеләрендә бу мәсьәлә буенча эшләрне активлаштырырга йөкләде.6200
-
16 гыйнвар 2021 - 17:23Татарстан АССРның атказанган артисты Анна Ларина Бөгелмә Туган якны өйрәнү музее газета укучыларны шәһәребезнең күренекле кешеләре белән таныштыруын дәвам итә.6100
-
16 гыйнвар 2021 - 16:37Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы чыршыларны өйдә язга кадәр тотмаска киңәш итә Табигый һәм ясалма чыршылар да янгын куркынычы тудыра, ди коткаручылар.5500
-
16 гыйнвар 2021 - 14:59Рөстәм Миңнеханов ТКХ өчен зур суммалар турында: Һәр мөрәҗәгатькә җавап бирергә кирәк Президент ассызыклаганча, бу мәсьәлә буенча халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк.6100
-
16 гыйнвар 2021 - 13:27Светлана Рагулина: “Бөгелмә урамнарындагы сукбай этләрнең бер көндә генә бетәсе юк” Узган елның 11 аенда 213 бөгелмәле төрле җәнлекләр һөҗүменә дучар булган. Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә нәкъ әнә шул сан теркәлгән. Һөҗүм иткәннәр арасында сукбай этләр дә, йорт хайваннары да бар.4900
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
11 гыйнвар 2021 - 09:46Бөгелмәдә Лекторий территориясендә «Исәнме, Яңа ел!» күңел ачу чарасы узды
-
16 гыйнвар 2021 - 15:14БСТК студентлары 12 компетенциядә WorldSkills Russia призерлары булдыларБөгелмә төзелеш-техник көллиятендә 2020 елда «Яшь профессионаллар» төбәк һәм милли чемпионатында катнашуга йомгак ясадылар.12100
-
15 гыйнвар 2021 - 11:18Бөгелмәлеләр коронавируска каршы вакцинация уза Беренче булып «Спутник-V» прививкасын медицина хезмәткәрләре алды.27300
-
15 гыйнвар 2021 - 18:36Татарстанда ваемсызлыкта гаепләп, муниципалитет хезмәткәрләрен җәзага тартачаклар 22 яшьлек хатынны ике айга СИЗОга урнаштырганнар, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.16900
-
15 гыйнвар 2021 - 16:39Гыйнвар аенда Бөгелмә театры тамашачыларга нәрсә тәкъдим итәчәк? 15 гыйнварда театр сәхнәсендә тамашачылар «Хуш, конферансье» спектаклен күрәчәк.13200
-
16 гыйнвар 2021 - 15:14БСТК студентлары 12 компетенциядә WorldSkills Russia призерлары булдылар Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә 2020 елда «Яшь профессионаллар» төбәк һәм милли чемпионатында катнашуга йомгак ясадылар.12100
-
15 гыйнвар 2021 - 09:36Бөгелмәдә банк картасыннан акча урлау очраклары ачылды Оператив-эзләү чаралары барышында зыян күрүченең күптән түгел Уфа шәһрендә кәрәзле телефонын югалтуы ачыклана. Аны Самара өлкәсендә яшәүче 20 яшьлек ир-егет табып ала.11200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика