Халыкара туган тел көне уңаеннан
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган әлеге бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Безнең лицейда бу көн уңаеннан төрле чаралар уздырыла. Быелгы бәйрәмдә тел турындагы материаллар күргәзмәсе, әдәби-музыкаль кичә, интеллектуаль уеннар...
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган әлеге бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара.
Безнең лицейда бу көн уңаеннан төрле чаралар уздырыла. Быелгы бәйрәмдә тел турындагы материаллар күргәзмәсе, әдәби-музыкаль кичә, интеллектуаль уеннар да укучыларның игътибарын телләрне саклауга, үстерү мәсьәләләренә юнәлтү максатында оештырылган иде. Лицейда күптөрле милләт балалары укуын истә тотып, бу чаралар төрле телләрдә уздырылды, һәр укучыга үз туган телендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде. Укучылар телгә багышланган шигырьләр, ребуслар, башваткычлар төзеделәр; тел галимнәре, тел турында кызыклы материаллар туплап, стенд ясап куйдылар. Аеруча 7 нче сыйныф укучылары активлык күрсәтте: әдәбимузыкаль кичәдә шагыйрьләребезнең туган тел турындагы тирән эчтәлекле шигырьләрен сөйләп, халкыбызның моңлы җырларын башкардылар. "Теле барның гына иле бар!" дип аталган бу кичәдә өлкән сыйныф укучылары тарафыннан эшләнгән республикабыз символлары, илебездә гомер кичерүче төрле милләт вәкилләре турында презентацияләр күрсәтелде.
Туган телебез бай, матур, күркәм, тапкыр, могҗизалы, җор, егәрле, тирән фикерле. Тик бүгенге татар укучысына көн таләбе үз туган теленнән дә ныграк, кирәклерәк итеп, рус һәм инглиз телләрен өйрәнүне куя. Шуңа күрә дә олуг остазыбыз Каюм Насыйриның: "Адәм үзенең туган телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас, мәгәр озак заманда күнегә алмас", - дигән сүзләрен өлге итеп эшләү зарури.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 19:47“Бөгелмә Сервис” компаниясе тарафыннан шәһәрне кардан чистарту эшләре тәүлек әйләнәсе оештырылган Шәһәр мэры ишегалларындагы кар яву нәтиҗәләрен вакытында бетерергә, кирәк булганда, административ-техник инспекцияне җәлеп итәргә кушты.1400
-
19 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстанлылар авыл ипотекасы буенча түләү өчен Ана капиталын куллана алалар Авыл ипотекасы буенча кредитның максималь суммасы 3 млн. сум тәшкил итә.1800
-
19 гыйнвар 2021 - 17:28Бөгелмә муниципаль районына 190 доза вакцина кайтты Бөгелмәлеләр яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясаталар инде.2800
-
19 гыйнвар 2021 - 15:41Бөгелмәдә җылылык энергиясенә тариф күләме Җылылык энергиясе: еш бирелә торган сорауларга җаваплар5300
-
19 гыйнвар 2021 - 15:04Татарстан стал лидером по решению проблем обманутых дольщиков При поддержке Президента Татарстана в республике за прошлый год восстановлены права почти 400 дольщиков.2800
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
19 гыйнвар 2021 - 11:01Бөгелмәдә Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган картиналар күргәзмәсен ачтыларКартиналарны тәкъдир иткәннән соң, студентлар һәм педагоглар өчен Рөстәм Хәбировтан мастер-класс оештырылды.8700
-
18 гыйнвар 2021 - 11:09“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде (ВИДЕО) Предприятиедә тәүлек буе эшли торган диспетчерлык хезмәте эшли. Сораулар, искәрмәләр һәм тәкъдимнәр 7-03-04 телефоны буенча кабул ителә.16200
-
17 гыйнвар 2021 - 13:27Рамил Габитов: “Минем өчен хыял – ул максат!” Рамил Габитов – тумышы белән Лениногорск районыннан. Урта белемне Тимәш авылы мәктәбендә ала һәм Казан милли тикшеренү техник университетында менеджерлыкка укый. Әлеге вакытта Бөгелмәдә Яшьләр сараенда, шулай ук Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда эшли. Өйләнергә җыена.15000
-
17 гыйнвар 2021 - 11:31Синоптиклар Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар көтелүе хакында кисәтте Идел буенда һава температурасы нормадан 6-12 градуска түбәнрәк булачак.14400
-
17 гыйнвар 2021 - 17:23Ни өчен хисап бирүне соңгы көнгә калдырырга ярамый Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.14200
-
17 гыйнвар 2021 - 15:34Каз мае: кеше өчен файдасы һәм зыяны Элек-электән кешеләр дәвалану өчен кул астындагы чараларны кулланырга күнеккән. Шулар арасында хайваннар продуктлары аерым урын алып тора. Бу юлы сүзебез каз мае турында булыр...12400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика