Бөгелмә авазы

“Халык контроле”ндә ничә шикаять калдырганнар?

Бөтенроссия күләмендә уздырылган төбәк һәм муниципаль берәмлекләрне мәгълүматлаштыру проектлары бәйгесендә Татарстанның өч проекты җиңү яулады. "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы конкурста - "Дәүләт һәм җәмгыять арасында IT элемтә", "Доступная медицина" мобиль диагностика комплексы "Сәламәтлек саклау өлкәсендә IT" номинацияләрендә җиңү яулады. Ә "Электрон балалар бакчасы" проекты ил буенча "Мәгарифтә IT" номинациясендә...

Бөтенроссия күләмендә уздырылган төбәк һәм муниципаль берәмлекләрне мәгълүматлаштыру проектлары бәйгесендә Татарстанның өч проекты җиңү яулады.
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы конкурста - "Дәүләт һәм җәмгыять арасында IT элемтә", "Доступная медицина" мобиль диагностика комплексы "Сәламәтлек саклау өлкәсендә IT" номинацияләрендә җиңү яулады. Ә "Электрон балалар бакчасы" проекты ил буенча "Мәгарифтә IT" номинациясендә икенче урынны алды.
"Халык контроле" республикабызда 2012 елның 16 апреленнән бирле эшли. Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, шул дәвердән бирле 25 меңнән артык хәбәр кабул ителгән. Аларга 185 мең фикер калдырылган, 400 мең кеше шикаятьнең актуаль булуын хуплаган.
Журналистлар белән очрашуга килгән министр халыкның күбрәк "Территорияләрне төзекләндерү", "Юл хәрәкәтен көйләү", "Юлны ябып торган, теләсә кайда калдырылган автомобильләр", "Җәмәгать транспорты", "Торак-коммуналь хезмәтләре" мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүен ассызыклап узды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: