Бөгелмә авазы

Халык фикере мөһим

26 гыйнвар көнне хакимият бинасында "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе узды. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җитәкчелек итте. Бөгелмә шәһәре дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе Салих Габдерәхимов үзе җитәкләгән оеш- ма эшчәнлеге турында сөйләде. Бүлектә җиде хезмәткәр эшли: 5се - федераль, 2се - республиканыкы. Үткән елда алар тарафыннан 670...

26 гыйнвар көнне хакимият бинасында "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе узды. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җитәкчелек итте.

Бөгелмә шәһәре дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе Салих Габдерәхимов үзе җитәкләгән оеш- ма эшчәнлеге турында сөйләде. Бүлектә җиде хезмәткәр эшли: 5се - федераль, 2се - республиканыкы. Үткән елда алар тарафыннан 670 статистик эш башкарылган. "Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикере"н өйрәнү эше Бөгелмә шәһәре һәм Карабаш бистәсендә үткәрелгән. Бүгенге көндә бүлек хезмәткәрләре 2016 елның 1 июленнән алып, 16 августына кадәр үткәреләчәк Бөтенроссия авыл хуҗалыгы җанисәбен алуга әзерлек белән мәшгульләр. Шулай ук бүлек җитәкчелеге алдына оешма-предприятиеләр белән электрон хисап эшен арттыру бурычы да куелды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: