Бөгелмә авазы

Грипптан сакланыйк

Татарстанда грипп буенча эпидемия бусагасы якынча гыйнварның икенче яртысында тиешледән артып китәчәк дип көтелә. Грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясен йоктыру куркынычына бәйле рәвештә, табиблар республика халкына прививкалар ясатырга киңәш итә. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренчә, Татарстанга федераль бюджет хисабыннан гриппка каршы 932 мең вакцина кайткан -...

Татарстанда грипп буенча эпидемия бусагасы якынча гыйнварның икенче яртысында тиешледән артып китәчәк дип көтелә.
Грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясен йоктыру куркынычына бәйле рәвештә, табиблар республика халкына прививкалар ясатырга киңәш итә.
ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренчә, Татарстанга федераль бюджет хисабыннан гриппка каршы 932 мең вакцина кайткан - бу "Гриппол" һәм "Гриппол плюс". 470 меңнән артык кешегә прививка ясалган, шул исәптән 117 мең-нән артык бала һәм 351 меңнән артык олы кеше. Гриппка каршы вакцина мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалар, укучылар, медицина хезмәткәрләре, 60 яшьтән узган кешеләр, белем бирү учреждениеләрендә, хезмәт күрсәтү тармагында, транспортта эшләүчеләр, студентлар һ.б. өчен кайтарылган.
Татарстанда грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе эпидемиясе узган сезонда - 8 атна, ә Россиядә 17 атна дәвам иткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: