Бөгелмә авазы

Гриппны ОРВИдан ничек аерырга?

Бу чирләр вируслы инфекция санала, аларның уртак симптомнары һәм билгеләре бик күп. Аларны аера белү бик мөһим, чөнки тиеш булмаган дарулар куллану нәтиҗәсендә авыру, киресенчә, көчәеп китәргә мөмкин. Шулай булгач, әлеге ике авыруны ничек аерырга соң? Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Раил Мирсәет улы Миргалимов бөгелмәләргә менә...

-Авыруның башланып китүе төп билге булып тора. ОРВИ өчен - инфекциянең әкрен таралуы; өстәвенә, беренче урында - респиратор-катараль күренеш, ягъни төчкерү, борын юешләнү, 38 градускача температура күтәрелү, тамак төбенең кытыкланып торуы һ.б. Кеше бу хәлдә, гадәттә, эшкә көч-сәләтен югалтмый, әмма, без, табиблар, мондый авыру кешегә катгый төстә амбулатор дәвалану һәм урында ятып торырга киңәш итәбез.
Ә менә гриппның башланып китүе икенче төрле. Пациент нибары берничә сәгать эчендә авыруның барлык билгеләрен күрә, болар - 39 градускача югары температура, кайвакытта 40ка да җитәргә мөмкин; мускулларда һәм буыннарда интоксикация синдромы булган көчле авырту; гомумхәлсезлек; үзеңне тукмалган кеше кебек хис итү; шулай ук башның, күз алмаларының авыртуы, кайвакытта күңел болгану, бизгәк тоткандагы кебек калтырану. Икенче һәм өченче көннәрдә исә авырган кешене коры һәм хәлдән тайдыргыч ютәл интектерә башлый. Кагыйдә буларак, трахеит башлана.
Грипп тарихында берничә эпидемия һәм пандемия күтәрелеше билгеле. Белгеч шулай ук йогышлы авырулар чорында һәр кеше үзенең һәм якыннарының сәламәтлегенә үтә дә игътибарлы һәм сак булырга тиешлеге турында да аерым кисәтү ясый:
- Бүгенгә гриппның берничә төре ачыкланган. Шуларның берсе - H1N1 вирусы (патогенный вирус H1N1), ягъни "дуңгыз гриппы". Бу төр авыру өчен үсә баручы, күп очракларда беренчел вирус пневмониясе рәвешендә катлаулану характерлы. Әлегә бездә мондый тип грипп белән авыру очрагы теркәлмәде, нигездә, салкын тидереп (ОРВИ) авыручылар.
"Дуңгыз гриппы"ннан дәвалау ысуллары бармы дигән сорауга белгеч болай җавап бирде:
- Гомумән, грипп, шул исәптән "дуңгыз гриппы" белән авырган кешене дәвалауда принципиаль аермалыклар юк дияргә була. Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге барлык төр грипптан дәвалау препаратлары белән тулысынча тәэмин ителгән. Биредә ярдәмне үзвакытында күрсәтү иң мөһиме булып тора. Чөнки авыру кешене катлаулы халәттән чыгару бик авыр.
Әлеге чирдән саклану мәсьәләсенә килгәндә, профилактика методлары бар. Барыннан да элек, грипптан вакцина ясату турында һич кенә дә онытырга ярамый. Мәсәлән, узган елның көзендә алынган вакциналар үзләренең җитештерү өлеше буенча H1N1 вирусына охшаш иде. Ягъни әлеге вакцинаны ясатучылар үзләрен алдан ук саклап куйдылар. Шуны да онытмагыз, бу әле шушы уколны ясатучылар авырмаячак дигән сүз түгел, авырсалар да, алар моны җиңел формада, катлаулануларсыз үтәчәкләр.
Шулай ук урамдагы һава торышына карап киенергә кирәк, өшергә һич ярамый. Урамда йөреп кергәннән соң кайнар чәй эчү файдалы, аңа С витаминына бай булган гөлҗимеш кушарга була, мүк җиләгеннән морс ясап эчегез. Кышкы сезонда поливитаминнар кабул итәргә була, ләкин табиблар консультациясе кирәк. Халык күп була торган урыннарга барырга туры килә икән, борын эчләрен виферон яки оксолин майлары белән сөртергә онытмагыз. Күмәк чараларга бу вакытта йөрмәү хәерлерәк.
"Салкын тиеп авыруларны, катлауланып китүләрне профилактикалауда иң мөһиме - табиблар белән дус булып, аларның киңәшләрен тоту", - диде әңгәмә соңында Раил Миргалимов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: