Бөгелмә авазы

“Граффити” шәһәр бәйгесе старт алды

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, "Курс-М" шәһәр студентлар клубы "Бөгелмә" берләшмәсе администрациясе белән берлектә, "Граффити" шәһәр бәйгесе башлануы турында хәбәр итә. Гаризалар һәм эскизлар 10 - 20 июль көннәрендә кабул ителәчәк. Макетлар кулдан яки компьютерда ясалган булырга мөмкин. А4 һәм А3 форматындагы кәгазьдә, төсләр...

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, "Курс-М" шәһәр студентлар клубы "Бөгелмә" берләшмәсе администрациясе белән берлектә, "Граффити" шәһәр бәйгесе башлануы турында хәбәр итә.
Гаризалар һәм эскизлар 10 - 20 июль көннәрендә кабул ителәчәк. Макетлар кулдан яки компьютерда ясалган булырга мөмкин. А4 һәм А3
форматындагы кәгазьдә, төсләр кулланып ясалган рәсем эскизлары түбәндәге адреслар буенча кабул ителә: эш көннәрендә 9 - 17 сәгатьләрдә - Бөгелмә шәһәре, Ленин урамы, 98 нче йорт, 10 нчы кабинет яки электрон төрдә - UDMS-T@yandex.ru или Kursm.bugulma@gmail.com электрон почтасына.
Беренче этап җиңүчеләренә махсус мәйданнар бүлеп биреләчәк һәм алар объектларга эскиз буенча рәсем төшерүгә керешәчәк. Катнашучылар композицияләрен граффитида осталыкларын күрсәтеп башкарачак. 27 июльгә кадәр комиссия-ләр, мәйданнар буйлап йөреп чыгып, нәтиҗәләр
ясаячак, җиңүчеләрне билгеләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: