Бөгелмә авазы

Гомер – мизгел, күңел – дәрья 

Бөгелмәнең сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен китапханә-филиалында “Россиядән – Япониягә” дип аталган кичә булып узды. Чараны оештыручы  китапханә мөдире Айсылу Нуретдинова аны үзе үк алып барды. Китапханә укучылары өчен оештырылган бу очрашу исеме халык арасында бик үк мәгълүм булмаган, әмма эсперанто һәм япон телләрендә иҗат иткән  әсәрләре белән танылган шагыйрь, музыкант, педагог, сәяхәтче һәм, гомумән, киңкырлы шәхес, тетрәндергеч язмыш иясе Василий Яковлевич Ерошенкога багышланды.  

Кем соң ул Ерошенко? В. Ерошенко 1889 елның 31 декабрендә (башка кайбер чыганакларда 1890 елның 12 гыйнвары дип күрсәтелә) Россиядә, Белгород өлкәсенең Иске Осколда (Обуховка авылында) дөньяга килә. Чиркәүгә чукындырырга алып баргач, ялгышып, нарасыйны бозлы суга төшереп җибәрәләр. Бик каты авырый, әмма дөньяны яратырга килгән зат бирешми –  яшәргә омтыла. Тик күзләре сукырая. Әмма малай телләр өйрәнергә хирыс була. Җирле балалардан берни белән дә аерылып тормый, хәтта таяксыз-нисез урамга чыгып йөри ала. 10 яшендә аны әти-әнисе сукырлар мәктәбенә урнаштыра. Малай Брайль әлифбасын өйрәнә һәм күп итеп укый башлый. Кыска гына вакытта китапханәдә бар китапны укып бетергәч, үзе яза башлый. Шушы ук мәктәптә музыкага, скрипкада һәм гитарада уйнарга өйрәнә. Менә бу һөнәре аңа киләчәктә күп тапкырлар ярдәм итә әле. Музыкант булып ресторанда эшли, акчасын үзенә классикларның әсәрләрен кычкырып, сәнгатьле итеп укыган бер актерга түләп бара.   

Гомере бәлки шулай үткән дә булыр иде бу кешенең, әмма Лев Толстойның апасы Анна Шарапова белән танышу аның язмышын үзгәртә. Анна Николаевна аны бөтен дөнья халыклары өчен уртак итеп тудырылган ясалма эсперанто теленә өйрәтә. Нәкъ менә аның киңәше белән сукыр егет Лондонга сукырларның музыка акдемиясенә китә. Анда инглиз телен өйрәнә,   ул телдә хәтта тәнкыйтьчеләр дә мактап язган шигырьләр иҗат итә. Лондоннан Франциягә юл тота, француз телен дә өйрәнә, ул телдә дә шигырьләр яза. Гомерендә кайсы гына илгә барып чыкмасын, андагы халыкларның телен өйрәнә һәм шул телдә яза ул. Кабат Лондонга кайткач, марксистлар белән элемтәсе өчен илдән куалар. Россиягә кайтып озак тормый, Ерошенко 1914 елда Япониягә юл тота. Эсперантистлар ярдәме белән Токио сукырлар мәктәбендә белем ала. Япон телен бик тиз өйрәнә ул. 1916 елда япон һәм эсперанто телендә китаплары басылып чыга. Соңрак японнарның күренекле драматургы Акита Удзяку: “Ерошенко – японнар күңелен яулаган беренче рус кешесе”, – дип яза. Чыннан да, япон әдәбиятында аның саллы урыны бар, ул Токио университетында укытучы булып эшли. Россия кешесе  Япониядә ул иң хөрмәтле тарихи шәхесләрнең берсе булып санала.   

Итико Камитика исемле кызга булган бәхетсез мәхәббәте сәбәбендә ул илләр буйлап сәяхәткә чыга: Сиам, Таиланд, Һиндстанда була. Күп чакта мохтаҗлык кичерсә дә, килеп торган аз-маз гонорарыннан сукыр балаларга өлеш чыгара. Иҗатка чума, Россиягә кайту һәм сәяси көрәшкә кушылып кит турында хыяллана. Озак вакытлар ул иленә кайта алмый, әмма бер кайткач, Совет иленнән башкача инде чыгып китә дә алмый. Әмма ярсу күңеле бер урында гына төпләнеп яшәргә дә ирек бирми: 1929-30 елларда Чукоткада була, аннары 1935 елга кадәр Түбән Новгородта, Мәскәүдә яши, 1935 елда Төрекмәнстанда  сукырлар мәктәбенә нигез сала; 1946–48 елларда Мәскәү сукырлар мәктәбендә укыта, 1949-51 елларда ул инде – Ташкентта.  1952 елда, үлем хастасы белән авырган килеш туган Обуховога кайта, соңгы китабы өстендә шунда эшли һәм шул елның 23 декабрендә вафат була.    

 Язучының күп санлы китаплары, архивы төрле шартларда, төрле елларда юк ителә бара. Япониядә, Кытайда танылу китергән әсәрләре 1962 елга кадәр СССРга кертелмиләр дә.     

 “Василий Ерошенконы үз ватанында оныттылар. Хәер, аны монда беркайчан да белүче булмады”, – дип яза Борис Акунин. Ә менә Япониядә аны Эро-сан, Кытайда – Айлосяньк, Бирмада – о Ко-коджи, Чукоткада Какомэй буларак әле дә булса бик яхшы хәтерлиләр.   

 Васыяте гади була Ерошенконың. “Мин үлгәч, кабер ташыма “Яшәде. Сәяхәт итте. Язды” дип языгыз, – ди.  

Хәер, соңлап булса да, Ерошенко исеме үзебезнең илгә дә кайтып җитте. А. Харьковскийның “Человек, увидевший мир” (1978); Эю Пашневның “Солнце — его поводырь” (1971), А. Поляковскийның “Слепой пилигрим” (2000), Н. Гордиенко-Андрианованың «Запалив я у серці вогонь» (1973, 1977) китаплары билгесез бөек шәхеснең тормышына, иҗатына багышланган. 1990 елдан башлап Иске Осколда Ерошенконың әдәби-мемориал музее эшли. 

Әйе, күп еллар узгач, Япониядә сукыр язучының өч томлы әсәрләр җыентыгы дөнья күрә. Аннары аның үзе турында язылган һәм иҗат җимешләре тупланган китаплар бер-бер артлы рус, кытай, эсперанто телләрендә дә басылып чыга. Онытылган әсәрләре табыла башлый, шәрык һәм эсперанто журналларыннан аларны берәмләп бөртекләп туплый башлыйлар. Хәзер инде ул безнең ерак тарихтагы якын ватандашыбыз кебек, хәтта театр сәхнәләрендәге образ булып та күз алдына килеп баса.  

Ерошенко үлемсез, Ерошенко яши. Чөнки кешелек дөньясында халыкларны аерып торган милләт, мәдәният  һәм тел чикләрен атлап уза алган шагыйрьләр санаулы гына бит алар:  Британия язучысы поляк Джозеф Конрад, безнең ватандашлар Владимир Набоков һәм Иосиф Бродский, шулар белән бергә япон шагыйре Василий Ерошенко... 

Айсылу НУРЕТДИНОВА, Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА 

Зөлфирә ӘХМӘДИЕВА ФОТОСЫ 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: