Бөгелмә авазы

Гөмбә җыючылар игътибарына

Кичә коткаручыларның бердәм номерына урманда кеше югалу турында хәбәр кергән. Ачыкланганча, Минзәлә районының бер авылында яшәүче 68 яшьлек ир-ат урманга гөмбә артыннан киткән. Күпмедер вакыт узгач, хатыны иренә шалтырата башлаган. Тик ул элемтәгә чыкмаган. Коткаручылар бер минутны да юкка уздырмыйча, якын-тирәдәге урманнарны айкап чыкканнар. Бәхеткә, ир-атны берничә сәгать эчендә тапканнар....

Кичә коткаручыларның бердәм номерына урманда кеше югалу турында хәбәр кергән.

Ачыкланганча, Минзәлә районының бер авылында яшәүче 68 яшьлек ир-ат урманга гөмбә артыннан киткән. Күпмедер вакыт узгач, хатыны иренә шалтырата башлаган. Тик ул элемтәгә чыкмаган.
Коткаручылар бер минутны да юкка уздырмыйча, якын-тирәдәге урманнарны айкап чыкканнар. Бәхеткә, ир-атны берничә сәгать эчендә тапканнар. Аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: