Бөгелмә авазы

Гигиена үзәге хисап тотты

12 октябрьдә шәһәр мэриясендә "ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль сәламәтлек саклау бюджет учреждениесе Бөгелмә районы филиалы баш табибы Әлмир Дәүләтшин оешманың сигез айда алып барган эшчәнлеге турында хисап тотты. Докладчы чыгышында билгеләп үткәнчә, әлеге чорда әйләнә-тирә мохитне тикшерү, физик факторларны үлчәү җәһәтеннән 9 755 тикшерү уздырылган; бу еллык планның...

12 октябрьдә шәһәр мэриясендә "ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль сәламәтлек саклау бюджет учреждениесе Бөгелмә районы филиалы баш табибы Әлмир Дәүләтшин оешманың сигез айда алып барган эшчәнлеге турында хисап тотты.
Докладчы чыгышында билгеләп үткәнчә, әлеге чорда әйләнә-тирә мохитне тикшерү, физик факторларны үлчәү җәһәтеннән 9 755 тикшерү уздырылган; бу еллык планның 73,7 процентын тәшкил итә. Лаборатория тик-шерүләре вәзгыятьнең узган елгы дәрәҗәдә булуын күрсәтә.
Җәйге чорда филиал балаларны сәламәтләндерү оешмаларында, мәктәп яны лагерьларында 8 тикшерү, экспертиза чаралары уздырган. Нәтиҗәләр канәгатьләнерлек булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: