Бөгелмә авазы

Герой һәйкәлен торгызачаклар

Советлар Союзы Геройларының һәйкәлләрен саклауга ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ведомство бүлекчәләре хезмәткәрләре үз өлешен кертте дип хәбәр итә аларның мәгълүмат хезмәте. Меңләгән кешедән торган коллектив Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин һәйкәленә ремонт эшләре башкаруга акча җыярга дигән карарга килә. Эшләр һава шартлары яхшыруга башланыр дип көтелә. Реконструкцияләү нәтиҗәсендә...

Советлар Союзы Геройларының һәйкәлләрен саклауга ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ведомство бүлекчәләре хезмәткәрләре үз өлешен кертте дип хәбәр итә аларның мәгълүмат хезмәте. Меңләгән кешедән торган коллектив Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин һәйкәленә ремонт эшләре башкаруга акча җыярга дигән карарга килә.

Реклама

Эшләр һава шартлары яхшыруга башланыр дип көтелә. Реконструкцияләү нәтиҗәсендә шәһәрнең "Бөгелмә" кунакханәсе янында урнашкан һәйкәлнең бөтен комплексы яңарачак. Корылманың нәтиҗәдә нинди кыяфәткә керүе җыелган акча күләменнән тора.

Торгызылган һәйкәл Җиңүнең 70 еллыгына бүләк булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: