Бөгелмә авазы

Тырышлар һәм романтиклар көне белән!

Хөрмәтле коллегалар, геология хезмәте ветераннары!

Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмебез - Геологлар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Тирән теоретик белемнәрне, көндәлек киеренке хезмәтне, эшеңә фидакарьләрчә бирелгәнлекне һәм романтиканы үз эченә берләштергән бу үзенчәлекле һөнәр элек-электән зур хөрмәткә һәм мактауга лаек. Соңгы елларда исә әлеге дата, һөнәри бәйрәм кысалары белән генә чикләнмичә, бөтен халык өчен әһәмиятле көнгә әверелде. Бу аңлашыла да, чөнки безнең хезмәт төбәгебезнең генә түгел, гомумән, илебезнең тотрыклы үсеше өчен дә нигез булып тора. Ә димәк, халкыбызның мул тормышта яшәве турыдан-туры безнең эш нәтиҗәсенә дә бәйле.

Заманча техника һәм технологияләр геологларга җир куенына тагын да тирәнрәк үтеп керергә мөмкинлекләр бирә. Димәк, җир әле безгә тагын күп кенә яңа ачышлар бүләк итәчәк.

Җир асты байлыкларын эзләүдә тырышып эшләүче һәм эшләгән хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезнең барчагызга нык-лы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иҗади уңышлар, яңа ачышлар телим!

Тирән ихтирам белән,
Ринат Харисов,
"ТНГ-Групп" ҖЧҖ генераль директоры.

Умартачылар киңәшә, умартачылар берләшә

27 март көнне шәһәр һәм район-ның һәвәскәр умартачылары, үзәк китапханәгә җыелып, умартачы-зоотехник Евгений Петряков катнашында, җыелыш уздырдылар.

Җыелышта районыбызда умартачылыкны торгызу һәм үстерү мәсьәләләре каралды. Умартачылар безнең һава һәм табигать шартларында умарта кортларының нинди токымнарын асрау яхшырак булуы турында фикер алыштылар, аларны тәрбияләү-карауның яңа алымнары турында сөйләштеләр.

Утырышта шулай ук биш кешедән торган район умартачылар советы сайланды. Совет составына расланган Александр Воронцов, Габдулла Латыйпов, Алексей Филатов, Сергей Стюхин, үзләренең җитәкчесе итеп, бертавыштан Розалия Гомәр кызы Ибраһимованы сайлап куйдылар.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: