Бөгелмә авазы

Газета-журналсыз нишләрбез?

2017 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу тәмамланды. Элем­тәчеләр сүзләренә караганда, тираж­лар бу юлы да бер дә сөендерергә охшамаган. Шөкер, соңгы вакытта бу проблема мөхәррир-жур­налистларны гына тү­гел, хакимиятне дә борчый башлады бугай. Дөрес, түрә­ләр һәм депутатлар арасында фикер­ләр төрле. Бе­рәү­лә­ре бер­ничә елдан интернет кәгазь матбугатны, хәтта телевидениене дә мәгъ­­лүмат кырыннан бө­тен­­ләй...

 

2017 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу тәмамланды. Элем­тәчеләр сүзләренә караганда, тираж­лар бу юлы да бер дә сөендерергә охшамаган. Шөкер, соңгы вакытта бу проблема мөхәррир-жур­налистларны гына тү­гел, хакимиятне дә борчый башлады бугай. Дөрес, түрә­ләр һәм депутатлар арасында фикер­ләр төрле. Бе­рәү­лә­ре бер­ничә елдан интернет кәгазь матбугатны, хәтта телевидениене дә мәгъ­­лүмат кырыннан бө­тен­­ләй кысрык­лап чыгарачак дип ышандырмакчы. Моны, әлбәттә, бө­тенләй үк инкарь итеп тә булмый.

Үземнең балалар һәм оныклардан да күреп торам, алар интернет белән яши. Көндәлек һәм эш өчен ки­рәкле мәгълүмат белән танышу, китап уку, кинофильмнар карау, сату-алу, хәтта аралашу да интернет аша. (3 яшьлек оныкларга кадәр интернеттан әллә ниләр эзләп таба һәм уйный белә.) Гому­мән, хәзер яшьләр дә, үсеп килүче балалар да бар мәгъ­лү­матны да диярлек интернеттан ала. Шунысы куркыныч та инде аның, алар мәгълүмат кына ала шул. Һәм ул әле күп оч­ракта дөрес тә булмый. Ә жур­налистиканың төп баганалары булган - ни булды, ничек булды һәм ни сәбәпле кебек төп сорау-критерий­ларының соңгы­сы­на игътибар итеп тормый. Ягъни нәрсәнең ничек булганын интернеттан белә дә, ни сәбәпле булганлыгы турында уйлап та карамый. Ә бит теге яки бу ва­кыйганың ни сәбәпле булганлыгын һәм моның нинди нәтиҗәләргә китерә­чәген бары тик газета һәм журналлар гына анализлый. Укымаучы яшьләребез әнә шул нәтиҗәләрдән мәх­рүм кала да инде. Шул сәбәп­ле, алар дөрес һәм мантыйк­лы итеп яза да белми, озын текстларны укымый да. Ә нәтиҗәләр турында уйламаучы, анализ ясый белмәүче гавамның ниш­ләве күз алдыбызда, хис-эмоция­ләрен кая куярга белмәгән­лектән, спорт уеннарында ду китереп сугыша, төрле экстремистлар кулына җиңел генә эләгеп, кулына корал ала, канкоеш-үтерештә катнаша.
 
Кабатлау булса да, язмый кала алмыйм, минемчә, көн­дәлек матбугатның тиражлары кимүдә почта элемтәсе хезмәткәрлә­ре­нең гаебе зур. Казан артындагы авылда яшәп тә, газеталар ала алмый тилме­рүебез хакында мин кат-кат яздым. Проблема белән ТР Элемтә министрлыгы да, "Татарстан почтасы" ида­рәсе дә, Биектау районы аппараты да "шөгыль­ләнде": редакция­без­гә өчесеннән дә җитәк­челәре имзалаган сү­зен-сүзгә кабатлаган бер үк эчтә­лектәге җавап та килде хәтта. Нәтиҗәсе генә булмады. Ә проблема өч елга якын вакыт узгач, ни­һаять, хәл ителде: хат ташучы алышынуга газеталар вакытында килә башлады. (Күз генә тия күрмәсен берүк!)
 
Ә шушы вакыт эчендә авылыбыздагы күпме кеше, барыбызга да мәгълүм, бер безнең авылда гына түгел бу хәл, шулар арасында яшьләр һәм балалар да бар, газета-журнал укудан биздерелде. Һәркемгә аңла­шыла лабаса: өйгә килгән газета-журнал­ны өлкәннәр генә түгел, балалар да, укымаса да, карый. Кулына алгач, актара, кызыксынып кайбер язмаларын укып та карый әле. Укуга мәхәббәт әнә шул кызыксынудан башлана лабаса.
 
Газета-журналларның ти­ражлары кимү, укудан бизү сәбәпле халыкның наданлана баруы хакында журналист­лар даими рә­веш­тә чаң сугып тора. Бу җәһәттән Татарстан Журналистлар берлеге дә төрле семинарлар, "түгә­рәк өс­тәл" янында сөй­ләшүләр, очрашулар уздыра. Киңәш-табыш итәләр, проблеманы хәл итү, алар хакында түрә­ләр­гә ничег­рәк җиткерү юлларын эзлиләр. Чөнки 1991 елда ук кабул ителгән "Матбугат турында"гы Закон инде нык искерде, бүгенге заман таләпләренә җавап бирми башлады.
 
Журналистлар үз­лә­ре дә, төрле дәрәҗәдәге депутатлар ярдәмендә дә аның яңа проектларын тәкъ­дим итеп карыйлар, әмма аларның ни сәбәпледер берсе дә Россия Хөкүмәте тарафыннан да, Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан да яклау тапмый. Юкса ирекле матбугат, дәүләт матбугаты, коммерциячел матбугат ди­гән төшенчәләрнең асылы да, җисеме дә әллә кайчан үзгәрде инде. Дәү­ләт матбугаты дигән тө­шенчә гому­мән аерым бер структураны финанс­лауда һәм кәгазьдә генә калды диярлек. Дөрес, мең­нәрчә мас­сакүләм мәгълүмат чарасы әнә шул структура аша аз-маз дәүләттән финанс­лана әле, тик ул дотация күләме күлдәге тамчы кебек кенә.
 
Дәүләтнеке саналган һәр ММЧсы да акча эшләргә мәҗбүр ител­гән. Кайбер­ләре хәйран гына эшли дә. Тик ул акча шул ук матбугатны контрольдә тотучы дәүләт структурасы тарафыннан йотылып та бетә диярлек. Журналистлар инде шундый хәл­гә җитке­релде, кайбер районнарда аларның хезмәт хакы бары 7-11 мең сум тәшкил итә. Алны-ялны белми мәгъ­лүмат эшкәрт­кән журналист акылы һәм иҗатына шулай гына тү­ләнгәч, алардан нинди сыйфат, чын журналист язмасы өмет итеп булсын?
 
Узган атнада ТР Журналистлар берлеге президиумы әгъзалары Лениногорскида уздырган күчмә утырышта да бу хакта сүз булмый калмады.
 
Белүебезчә, соңгы елларда республикада ме­диа­бизнес өлкәсе шактый үсеш алды. Аларның үз газета-жур­наллары гына түгел, нәш­рият­лары да бар хәзер. Ә бу өлкәдәге бизнесын 1997 елда 4 битлек "Ярмарка" реклама газетасыннан башлаган Владимир Кожев­ни­­­ковның 20 кешелек коллективы хә­зер инде Нәш­рият йорты статусында эшли. Шунысы да гаҗәп, Владимир Кожевников әле­ге төр бизнес серләрен теләгән һәр кешегә бик рәхәтләнеп өлә­шә. Бу юлы да аларны яшереп тормады. Уңышның сере - ме­диабазарның ха­җәт­лә­рен әйбәт белү, аны көн саен, сәгать саен өйрәнеп һәм шу­ңа яраклашып торуда, кадрларда, аларны әйбәт хезмәт хакы белән тәэмин итүдә һәм тырышлыкта, диде ул. Бер караганда, аның сүзләрендә бернинди дә яңалык юк кебек. Ә икенче яктан, һәр пункты бик күп әйберләрне үз эченә ала. Һәммәсен нечкә­ләп өйрән, үз төбәгеңә яраклаштырып камилләш­тер һәм файдалан гына.

Люция ФАРШАТОВА.

Ватаным Татарстан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: