Бөгелмә авазы

Газ исе бар

Татар Димскәе авылында һәрдаим газ исе килә, бигрәк тә - кичкә кергәч. Сәбәбе якын-тирәдә урнашкан нефть скважиналарына бәйле, күрәмсең. Кем моның өчен җавап тота? Бу газ исен күпме иснәп яшәргә була инде? Лена Миңнекаева, Сәрия Галлямова. Татар Димскәе авылы. Җавап: Газ исенә Татар Димскәе авылында гына түгел, ә Наратлы, Райлан...

Татар Димскәе авылында һәрдаим газ исе килә, бигрәк тә - кичкә кергәч. Сәбәбе якын-тирәдә урнашкан нефть скважиналарына бәйле, күрәмсең. Кем моның өчен җавап тота? Бу газ исен күпме иснәп яшәргә була инде?

Лена Миңнекаева, Сәрия Галлямова.

Татар Димскәе авылы.

Җавап:

Газ исенә Татар Димскәе авылында гына түгел, ә Наратлы, Райлан һәм Спас авылларында да зарланалар. Бу юнәлештә без зур эш башлап җибәрдек инде. "Татнефть" компаниясе белән килешүләр төзеп, насос станциясе урнаштырырга йөрибез. Әлеге эш 20 миллион сум акча таләп итә. Эш 2017 ел дәвамында башкарылып чыгачак. Без даими рәвештә һаваның чисталыгын тикшереп торабыз. Ул кварталга бер тапкыр башкарыла. Бүгенге көндә нормадан тайпылыш юк.

Андрей КАРПОВ, "Баулынефть" нефть-газ чыгару идарәсенең коррозиягә каршы көрәш һәм табигатьне саклау бүлеге начальнигы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: