Бөгелмә авазы

“Гасыр яшьтәше”

“Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында, Бөгелмә “Радуга” комплекслы үзәге хезмәткәрләре, күркәм традицияне дәвам итеп, олы яшьтәге юбилярларны өйләренә барып тәбрикләүләрен дәвам итәләр.          

2019 елның 6 декабрендә Раиса Павловна Никулина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  

Раиса Павловна Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны. Социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 2004 елның 1 апреленнән социаль хезмәткәр Костенко Марина хезмәт күрсәтә. 

Аңа РФ Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм Бөгелмә шәһәре башлыгы Л. Р. Закиров исеменнән бүләк тапшырылды.

 

Екатерина КОЛУПАЕВА,

өйгә барып хезмәт күрсәтү белгече

Марина КОСТЕНКО фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: