Бөгелмә авазы

Гарнизоннан югалган Бөгелмә хәрби хезмәткәре исән-сау.

Ярты ел элек Чиләбе өлкәсендә хәрби гарнизоннан югалган 21 яшьлек контрактчы Данил Золотаренко исән.

Хәзерге вакытта ул Чиләбедә, аның белән тикшерүчеләр эшли. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәрби хезмәткәрнең әнисе Вера Золотаренкога сылтама белән хәбәр итә.

Данил гарнизоннан 2019 елның көзендә югалса да, бу хакта быелның гыйнварында гына билгеле була. Данилның кайбер кешеләргә бурычы бар һәм түләү мөмкинлеге булмаганга юкка чыккан икән. Хәзерге көнгә кадәр аның кайда икәнлеген һәм, иң мөһиме, ул исәнме икәнлеген беркем дә белми иде.

Югалган егетне эзләүдә хәрби-тикшерү бүлеге, хәрби прокуратура һәм «Лиза Алерт» эзтабарлар отряды хезмәткәрләре катнашты. Данилның табылуы хакында аның әнисе Чиләбедән тикшерүче шылтыраткач белә.

 Илдә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, хатын-кыз әлегә улы янына бара алмый. Бүгенге көндә алар элемтәне телефон аша гына тоталар. Улы табылудан тыш, башка мәгълүматка Вера Золотаренко ия түгел.

Фото: архив семьи Данила Золотаренко

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: