Бөгелмә авазы

“Галәм гүзәле -2017” конкурсы җиңүчесе -Көньяк Африка Республикасыннан

Дәрәҗәле конкурста Көньяк Африка Республикасыннан 22 яшьлек Деми-Ли Нель-Питерс җиңү яулады. (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Көньяк Африка Республикасы вәкиле - 22 яшьлек Деми-Ли Нель-Питерс кичә, 26 ноябрьдә, Лас-Вегаста уздырылган "Галәм гүзәле -2017" конкурсы җиңүчесе булып танылды, дип хәбәр итә ТАСС. Көньяк Африканың галәм гүзәленә кыйммәтле ташлар белән бизәлгән таҗ, Нью-Йоркта...

Дәрәҗәле конкурста Көньяк Африка Республикасыннан 22 яшьлек Деми-Ли Нель-Питерс җиңү яулады.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Көньяк Африка Республикасы вәкиле - 22 яшьлек Деми-Ли Нель-Питерс кичә, 26 ноябрьдә, Лас-Вегаста уздырылган "Галәм гүзәле -2017" конкурсы җиңүчесе булып танылды, дип хәбәр итә ТАСС.

Көньяк Африканың галәм гүзәленә кыйммәтле ташлар белән бизәлгән таҗ, Нью-Йоркта бер ел бушлай яшәү хокукы һәм реклама контракты бүләк ителде, диелә хәбәрдә.

"Галәм гүзәле" конкурсы 1952 елдан башлап һәр ел уздырыла. 1996 - 2015 елларда конкурс АКШның хәзерге президенты Дональд Трамп карамагында булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: