Бөгелмә авазы

Гаилә язмышы – ил язмышы

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә әлеге дәһшәтле елларның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә кичергән барлык ветераннарга карата күңелдә аерым бер җылы хисләр уяна.

Үзебез хәзер рәхәт тормышта яшәгәнгәдер, аларның бөтен язмышларын күз алдыннан кичерәбез дә, яу кырында булганнарның да, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән, сугыш елының барлык михнәтләрен кичкән әбиләребез, әниләребез: тыл ветераннары, сугыш ятимнәре  бик кызганыч булып китә. Якты дөньяга бәхетле булырга өметләнеп туган кешеләр бит барыбыз да, ә алар язмышларын сугыш ботарлаган... Шундый затларның берсе Рәисә апа Хәйруллина сөйләгәннәрне сезгә дә җиткерәсем килә. Аны мин Рәисә апаның оныгы Руслан Карповтан ишеттем.

Миләүшә ХӘСӘНШИНА

 

...Сугыш башланып, әтиебезне фронтка алганда әнием Әсма Мирҗан кызы ике бала белән ялгызы кала. Мин нибары берничә көнлек кенә булып калганмын,  ә Рамил абыема 4 яшь булган. Әтиебез  Сибәгать Хәйрулла улы Хәйруллин, әниебезгә Башкортстанның Миякә районы, Ишле авылына кайтып китәргә куша. Әтиебезнең туган ягы ул, анда гаиләсенә якын туганнарыннан кем дә булса да ярдәм итәр дип өметләнә.

Кызганычка каршы, Мәскәүдән кайтырга юл тоткач, әниебезне талыйлар. Акчасыз, ризыксыз, бер запас киемсез  кайтып төшкәнбез без авылга. Анда безгә яшәп торырга кечкенә генә бүлмә бирәләр. Әнкәй  югалып калмый, туганнар куллларыннан килгән чаклы ярдәм итәләр. Авылда ул төрле колхоз эшләрендә эшли.

Бераз вакыт үткәч, әнинең иптәш кызы Ташкентка күченәргә үгетли, чөнки сугыш чорында, бу якларда кешеләр ачка тилмергәндә, ул якларны “икмәк ягы” дип йөрткәннәр. Тәвәккәлли, әнием. Юлда барганда, поезда, кешеләрдән ишетеп ала: ул якларда тоз бик кыйммәт йори икән. Ике дә уйламыйча, үзенең пәлтәсен тозга алыштыра. Беренче чорларда ул тоз безгә яхшы гына ярдәм иткән. Чөнки, әни кирәк-яракны шул тозга алыштырып ала торган булган. Тойтүбәдә бер торакта яшәгәнбез. Әни хастахәнәдә санитар булып эшли, башка эш юк иде. Сугыш чорында бик ярлы яшәгәнбез.

Сугыш беткәч, әтиебез кайтыр алдыннан безне кабат таладылар, тагын бер нәрсәсез калдык. Әти фронттан 1945 елда кайтты. Мин әтигә озак вакыт күнегә алмаганмын, чөнки беркайчан да күрмәгән “чит абый” иде ул минем өчен. Белмим, ул заманнарда башкалар җаннарын ничек саклап калганнардыр, ачлы-туклы тормыш, эш юк. 1947 елдан бирле Ташкенттан 25-30 чакрым ераклыктагы Чигерлектә яшәдек, безгә шулай да бәхет елмайган дип саныйм, чөнки СССРның Рәсәй өлешенә караганда, Үзбәкстанда яшәү шартлары барыбер күпкә йомшаграк булган.  

Илленче еллардан соң тормыш бераз җайга салына башланды. Төрле җирләрдә фабрика, заводлар ачылып, кеше эшле булды. Шулай да сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы ул чорлар  халык өчен бик авыр вакыт иде.

Бу беренче карашка гади тоелган бер гаилә тарихы илебездәге бик күпләрнең язмышына охшаш та кебек. Тамырлар тартты – 1993 елда  Татарстанның Биектау районы, Инеш авылына күченеп кайттым. 2000 елда әнкәйне дә үз яныма алып кайттым. Биш елдан соң ул август аенда вафат булды. Байтак еллар үтсә дә, әнием күз алдымда тора, мин аны бик юксынам.. Хатирәләр яңара торган быелгыдай елда – бигрәк тә сагынам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: