Бөгелмә авазы

Гаилә ныклы булсын дип (+ фотолар)

Бөгелмәнең “Ялкын” социаль приютында “Балалар һәм аларның гаиләләре белән гаиләне саклауга юнәлдерелгән коррекция-реабилитация эшенең нәтиҗәле формалары һәм методлары” дигән ведомствоара семинар-практикум узды.

Чарада Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск шәһәрләренең социаль яклау бүлекләреннән барлыгы 40 белгеч һәм шулай ук Бөгелмә шәһәренең балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкиле, “Гаилә коруга ярдәм итү үзәге” белгечләре, шулай ук 8 тәрбияләнүченең ата-анасы каитнаштылар. 

  Семинарның өстенлекле бурычларының берсе – балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләренең заманча проблемалары һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләләрен саклау юллары мәсьәләсенә багышланган иде.  

   Чара барышында “Ата-ана сүзенең көче”, “Иҗат баскычлары”, “Уңайлы йорт”, “Театр дөньясы”, “Сакчыл педагогика”, “Ата-аналар академиясе”, “Сәламәтлек”, “Гаилә традицияләре”, “Тере планета”, “Тәмле кухня” мәйданчыклары тәкъдим ителде. 

Педагог-психолог Татьяна Богоманова чараның теоретик өлешендә ата-аналарның гаиләдәге роленә игътибар итте, баланың үсеш ихтыяҗлары, нинди үсеш этабында аңа ярдәм итәргә, ата-ана мөнәсәбәтләрендә төрле хәлләрдә нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклеге турында фикерләрен әйтте.  

   Семинарны үткәрү форматы ата-аналарга үзләрен кызыксындырган сорауларны социаль яклау вәкилләренә бирергә, ә белгечләргә балаларны гаиләгә кире кайтарырга ярдәм итә торган ведомствоара тернәкләндерү эше өчен яңа формалар табарга мөмкинлек бирде. 

Анастасия НАТАЛЬИНА, 

директор урынбасары, 

Ольга КОЛГАНОВА фотосы 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: