Бөгелмә авазы

Гадәттән тыш хәлләргә аларның бер катнашы да юк!

Алданмагыз!

Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “ышаныч телефоны”на шылтыратып, квартирларына  үзләрен “газ хезмәтендә эшләүче” я “МЧС вәкиле” дип таныштырып, өйдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең ничек үтәлешен тикшерергә рөхсәт сорауларын әйтәләр. Алар гражданлык киемендә дә, әлеге службаларныкына охшаш киемдә дә булырга мөмкиннәр. Йортны (квартирны) карап чыккач, янгын чыгуны, яисә газ чыгып торуны хәбәр итә торган автоном җайланма сатып алырга тәкъдим итәләр.

Аннары йорт хуҗаларының персональ мәгълүматларын алып, хосусый фирма исеменнән килешү төзиләр, бер прибор (датчик) өчен 1 500 – 3 000 сум акча алалар. Ә бит ул приборлар кибеттә сатуда 350 – 500 сум тора һәм аны ике шөреп белән борып беркетеп куюның бер кыенлыгы да юк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе Дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләренең тикшерүләр үткәрү яки профилактик чаралар башкару вакытында бары тик махсус фирма киеменнән йөрүләрен һәм һәрбер очракта да таныклыкларын күрсәтергә тиешлекләрен исегезгә төшерә. Моннан тыш, Россия МЧС бүлекчәләре һәм анда эшләүчеләр гражданнарга ниндидер җиһаз яки приборлар сату белән бөтенләй шөгыльләнми.

Үзләрен “газ хезмәтендә эшләүче” я “МЧС вәкиле” дип таныштырып, янгынга каршы яки газ “датчик”лары алырга тәкъдим итеп йөрүче шикле кешеләрне күрсәгез, мошенникларның кыңгыр гамәленә чик кую өчен, “102” телефоны аша тиз арада полициягә хәбәр итүегез сорала.

Максим ПЕСТЕРЕВ,

Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы,

эчке эшләр майоры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: