Бөгелмә авазы

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышының бозылуы турында кисәтә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышының бозылу ихтималы турына кисәтү таратты. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда төнлә һәм 7 майда көндез республикада һәм Казанда көнбатыш, төньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына - 15-20, Казанда 18 метрга кадәр...

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышының бозылу ихтималы турына кисәтү таратты.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда төнлә һәм 7 майда көндез республикада һәм Казанда көнбатыш, төньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына - 15-20, Казанда 18 метрга кадәр җитәчәк.

Һава торышы көйсезләнгән вакытта урамда булганда саклану урыннарын дөрес сайларга, транспорт белән идарә иткәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк, ли коткаручылар.

Татарстанда урыны белән яңгырлар көтелә, һава температурасы төнлә - +2..+7, көндез +5..+10 градус җылы булачак.
tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: